Актаныш

Әнәктә Татарстан Республикасы көне уңаеннан "Ретро моңлы алан" бренд кичәсе узды

30 нчы август- Республика көне уңаеннан Актаныш районы Әнәк авылының "Бабайда кунакта" ял паркында "Ретро моңлы алан" кичәсе узды.

Бренд- мәдәни бәйрәмне Пучы мәдәният йорты коллективы әзерләде. 


 Әлеге җырлы-моңлы кичәбезне нәкъ тә Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев шәхесе белән бәйләмичә мөмкин түгел.  Илбашыбызның Республика өчен, милләт, туган авыл, Туган илгә булган мәхәббәттен, кылган хезмәтләрен, куйган көчен бәһаләп бетергесез! Әнәк авылында туып үскән  әлеге бөек шәхесебез алдында без башыбызны иябез, аның белән горурланабыз! 


Оештырылган әлеге чарада ул яратып җырлаган җырлар, кичке уеннарда биегән биюләр, такмаклар, гармун моңнары яңгырады. Ә инде өстәлебез түрендә әлеге бөек затларыбызның гаиләсендә яратып пешерелә торган тары кыстыбые, җиләкле катык, кайнар коймак урын алды. Килгән кунаклар бу сыйларны яратып авыз иттеләр. Өлкән буын апа-абыйларны яшьлегенә алып кайтып кичәбез ретро-вальс белән төгәлләнде. Минтимер Шәрип улы үзенең булачак сөйгән ярын- Сәкинә ханымны да кичке очрашуларда вальс биергә чакыра торган булган. Ике йөрәк арасында үзләре генә аңлый торган мәхәббәт күпере төзелгән....

    Менә шундый эчтәлекле, тәрбияви, моңлы, җырлы кичәбез сизелми дә узып китте. Әлеге кичәне оештыручы Пучы мәдәният йорты хезмәткәрләренә, безгә hәрчак ярдәм итеп, аңлап, рухи көч биреп торучы җирлек башлыгы Нияз Нуретдиновка, районыбызда  гармун моңнарын авылларга кайтаручы  "Баламишкин" гармунчылар ансамбле егетләренә, бәйрәмебезне музыкаль яктан бизәгән Рөстәм Гарифьяновка,  Айратка,  барлык катнашучы үзешчәннәребезгә,матур итеп кичәне алып барган Айгөл Ибәтуллинага, безнең белән бергә булган хөрмәтле тамашачыларыбызга зур рәхмәт! Сәламәт булып, күтәренке рух белән татар көйләрен, җыр- моңнарыбызны яңгыратып, яңартып яшик әле! 

     Зур хөрмэт белән Пучы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Илгина Нуретдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: