Актанышыбызның данлыклы коллективы – «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле чираттагы зур уңышка иреште. 41 нче тапкыр уздырылган республикакүләм «Уйнагыз гармуннар» фестивалендә алар лауреат исемен яулады.
Бу фестиваль – Татарстанның иң абруйлы музыкаль бәйрәмнәренең берсе. Биредә гармун моңы яңгырый, халык иҗаты рухы күтәрелә, милли байлыкларыбыз саклана. «Баламишкин» ансамбле үзенең чыгышын оста башкаруы, ихлас моңы, югары осталыгы белән жюри әгъзаларын да, тамашачыларны да гаҗәпләндерде.
Егетләребез Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән көчле коллективлар арасында лаеклы урын алды. Алар башкарган көйләр милли моңнарыбызның матурлыгын күрсәтте.
Милли моңнарыбызны саклап, аны еракларга таныткан егетләребезне ихластан котлыйбыз!
Аларга яңа иҗади биеклекләр, чиксез илһам, тамашачылар мәхәббәте телибез. Киләчәктә дә «Баламишкин» ансамбле Актанышның гына түгел, бөтен Татарстанның горурлыгы булып калсын!
Нет комментариев