Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районыбыз көзгесе- «Актаныш-информ» бинасында тулы куәткә төзекләндерү бара (фотолар)

«Актаныш-информ» мәгълүмат үзәге бинасын төзекләндерүне журналистлар, хезмәткәрләр генә түгел, барлык укучыларыбыз, тыңлаучылар һәм караучылар зур түземсезлек белән көтеп алды. Бүген мөхәррияттә тулы куәткә ремонт эшләре бара.

           "Актаныш-информ" бинасы тышкы ягыннан ук яңарыш кичерә, шушы көннәрдә  "ПМК" оешмасы төзүчеләре җылы тота торган материаллар белән тышлауны башлап җибәрде. Бер үк вакытта эшчеләр элеккеге түбәне үзгәртеп яңасын эшләү белән шөгыльләнәләр.

            Бинаның эчке өлеше исә аеруча зур үзгәрешләр кичерә. Килеп керүгә үк "Актаныш-информ" бүлекләре өчен махсуслашкан кабинетлар каршы ала.

Икенче катка менә торган баскычка, идәннәргә кафель, линолеум җәелгән. Тиздән баскыч өчен култыксалар  әзер булачак.

            Икенче каттагы кабинетларның диварлары да заманча- бүлмәләрне бер-берсеннән декоратив пыяла стена аерып тора.

Ишекләрнең дә көн таләпләренә җавап бирә торганы сайланган.

Һәр тарафта ныклы хуҗа кулы тигәнлеге сизелеп тора, төзекләндерү тәртип белән алып барыла.

             Әлегә барлык серләрне дә ачып бетермибез.

Бу колачлы эшне башкаручыларның һәммәсенә ныклы саулык, күңел күтәренкелеге телибез. Бинабызның безне яңарып, матурланып каршы алачагына зур ышанычта калабыз.

           Иң олы рәхмәтләребезне, әлбәттә, зур масштабтагы төзекләндерүне финанслауга рөхсәт биргән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановка һәм безнең җан авазыбызны ишетеп ремонт мәсьәләләрен хәл итүне җайга салган районыбыз башлыгы Ленар Зариповка әйтәбез. 


                 Хәзерге вакытта укучылар, халык тарафыннан дәүләт заказын үтәүче массакүләм мәгълүмат чараларына карата ышаныч  тагы да арта. Бу хакта Мәскәүдә узган Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында Рөстәм Нургали улы да ассызыклады. "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Актаныш-информ" да халык ышанычын яулаган мәгълүмат үзәге. Киләчәктә дә бу биеклекне саклап, яңа бинабызда иҗат итәргә язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев