Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

САННАР: Актаныш районында 87 авылның 13ендә су челтәре үзәкләштерелмәгән

Һәр авылны сыйфатлы су белән тәэмин итүдә башкарыласы эшләр суммасы 107 миллион 13 мең сум күләмендә фаразлана.

Актаныш районында һәр җирлек су белән тәэмин итүне яхшырту буенча үз программасын булдырачак. 6 август көнне узган район Советының III чакырылыш 39 нчы утырышында “Актаныш муниципаль районы авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итүне яхшырту” муниципаль программасы проекты кабул ителеп, авыл җирлекләренә тәкъдим ителде. Проект үрнәгендә һәр җирлек үз программасын булдыра һәм җирлек депутатлары белән раслый.

Программа дүрт этапка бүленә: су объектларын инвентарьләштерү, су объектларын лицензияләү һәм норматив халәткә китерү; су объектларын лицензияле оешмага тапшыру; финанс ихтыяҗларын исәпләү.  

Беренче өлештә барлык су объектларына инвентарьлаштыру үткәрелде. Җирлекләрдә 77 сважинаның 67 се – эчә торган, 10 сы техник су. 34 каптажлы чишмә, 68 су башнясы,  378,12 чакрым озынлыкта су челтәре бар.

Бүгенге көндә су объектларын лицензияләү һәм норматив хәлгә китерү бара.

87 авылның 13 ендә су челтәре үзәкләштерелмәгән. 26 авылда су гигиена таләпләренә туры килми. 11 авылдагы чыганакларда су җитәрлек күләмдә түгел. Һәр авылны  сыйфатлы су белән тәэмин итүдә башкарыласы эшләр суммасы 107 миллион 13 мең сум күләмендә фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев