Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сезнең өчен 1 гыйнвардан үз көченә кергән яңалыкларны җыйдык.

Тормышыбыз 1 гыйнвардан ничегрәк үзгәрәчәк

– Минималь хезмәт хакы 850 сумга артачак һәм аена 12130 сум тәшкил итәчәк. Төбәк хакимиятләре планканы үзләре билгели алачак. 
- Эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре 6,6% ка артачак.
- Ана капиталы 3,8% ка 466 617 сумга кадәр артачак.
- «Транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алу турында»гы закон үз көченә керде. Ул яңа автомобильне теркәргә һәм аңа ЮХИДИ һәм автодилерның номерларын алырга мөмкинлек бирә. 
- Чит ил интернет-кибетләрендә пошлинасыз сатып алу күләме аена 200 еврога кадәр кимеде.
- 2020 елдан, балык махсус үрчетелә торган сулыклардан тыш, балык тоту бушлай булырга тиеш.
– «Хайваннар белән җаваплы эш итү турында»закон үз көченә керә. Аерым исемлектәге экзотик хайваннарны сатып алу тыелачак. Контакт зоопарклары ябылачак.
- Кәгазь урынына электрон хезмәт кенәгәләре пәйда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев