Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Социаль яклауга мохтаҗ райондашларыбыз кайсы төр хезмәтләрне электрон башкара ала?

2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы. Хәзерге заманда яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә санлы дөньяның серләрен ача- кулда смартфон-гаджетлар, компьютер-ноутбукларны көн саен кабызып дөнья яңалыклары белән танышу гадәткә керде. Моннан тыш төрле түләүләрне башкару, дәүләт хезмәтләреннән файдалану онлайнга күчте. Пандемия шартларында онлайн хезмәтләндерү аеруча актуаль. Социаль яклауга мохтаҗ райондашларыбыз кайсы төр хезмәтләрне электрон башкара ала? Әлеге сорауны (журналист запросын) язмача рәвештә районның социаль яклау бүлегенә юлладык.

"Актаныш-информ"ның электрон почтасына район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Гөлназ Хуҗахмәтова мондый җавап җибәргән: 

 

         Хөкүмәт кануннарына нигезләнеп төрле түләүләр башкарабыз.


Хәзерге вакытта гаризаларны кулдан гына безгә килеп түгел, ә дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша тулысынча электрон рәвештә дә бирергә була.

- күп балалы гаиләләр бар түләүләргә дә (30 % льгота, даруларга, юлга субсидия);

- балалар бакчасына ата-аналар төп һәм өстәмә түләвенең бер өлешен компенсацияләү;

- 16 яшькә кадәр айлык пособие;

- пенсионерлар, пенсия алды яше житкән(55-60яшь тулган) кешеләр юл акчасына (ЕДВ);

-беренче тапкыр инвалидлык алучылар;

-аерым төр категорияле ташламалар белән файдаланучылар (хезмәт ветераннары, хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнүчеләр, авылда яшәүче интеллигенция);

- беренче бала тугач бирелә торган пособие (Путинские выплаты первенцам);

- өч яшьтән җиде яшькә кадәр айлык пособие;

- аз тәэмин ителеш буенча субсидияләр һәм капиталь ремонтка субсидияләргә дә портал аша гына гариза бирергә була.

Монын өчен Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталына керер өчен шәхси кабинет ачтырырга кирәк, шәхси кабинетны күпфункцияле үзәктә ачып логин-парольләрне язып бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев