Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Йорт хайваны ник кесәне юкарта?

Терлек асраучы шәхси хуҗалыкларның кереме аз түгел, чыгымы да шактыйдыр. Чыгым дигәннән, алар аркасында бер-бер артлы штраф түли башласаң, һич тә рәхәт булмас. Урамда, басуда, ялан-кырда, кеше ихатасында көтүчесез, караучысыз, иректә йөргән сарык-кәҗәләр очрап тора. Нәкъ менә алар хуҗасының кесәсен юкартырга, йөзен кызартырга сәләтле дә инде.

7 июль көнне уздырылган чираттагы утырышка административ тәртип бозучылар чакырылды. Алар тирә-якка үзләре белеп яки белмичә зыян салганнар. Авыл җирлеге башкарма комитеты, полициянең участок вәкиле, оешма җитәкчеләре аша килеп кергән хәбәрләрне районның административ комиссиясе РФ Административ кодексына, төзекләндерү-яшелләндерү буенча кабул ителгән карарга нигезләнеп карады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе – комиссия рәисе Илшат Габделхәев җитәкчелегендә булып үткән әлеге комиссиягә чакырылучыларның өчесе утырышка килеп тә тормаган. Әмма аңа карап кына алар җаваплылыктан качып кала алмады.

Хәзер тәртип буенча: Солтанголда 3 кенә шәхси хуҗалыкта сарык асрала. Шуңа күрә көтү дә чыкмый. Ә терлек ямьле җәй көнендә ябык сарайда әлсерәп ята алмый. Тирә-якка яшел чирәм исе таралганда печәнгә генә риза түгел. Көтүгә йөртүнең кирәклеге гасырдан-гасырга сыналып килә.

Кызганыч, хәзер күп җирлектә ул проблемага әверелде. Көтүсез авыллар арта. Әгәр сарык-кәҗәләрне урамга үзләрен генә чыгарып җибәрсәң, проблемаларың артачак. Бернинди караучысыз, теләсә-кайда йөргән терлек хуҗаның йөзенә кызыллык китерәчәк, шуны истән чыгарырга ярамый.

– Йорт хайваннары я авыл көтүендә йөрергә тиеш, башкача мөмкинлек табылмаса, “электр көтүче”дән файдаланырга кирәк, – диелде утырышта.

– Әгәр сарыкларымны үзем карап торып, яланга алып чыгып, чирәмдә йөртсәм буламы? – дип сорады Солтангол кешесе.

– Әйе, ярый. Бары тик басуга кертмәскә, башка кешеләр милкенә зыян салмаска һәм бер минутка да караучысыз калдырмаска кирәк, – дип җавап бирелде аңа.

Бер гражданның аты киртәне җимереп, утардан чыгып качкан һәм басу таптаган. Әлеге хәбәр эчке эшләр бүлеге аша килеп керде. “Актаныш” агрофирмасы Киров бүлекчәсе җитәкчелеге басуны күз карасыдай саклый. Шулай кирәк тә, басу уңышының һәр бөртеге кадерле.

“Әнәк” агрофирмасы җитәкчелеге дә кемнең-кемлеген карап тормый. Басу таптаучыны күрсә, шундук чаң суга. Игенченең көч түгеп куйган хезмәте бит ул. Әлбәттә, басуны кирәксә-кирәкмәсә таптап йөрүче техника аз түгел. Барысын да саклап торып та булмый. Шулай да руль артына утыручылар моның ярамаган эш икәнен намус белән аңласыннар иде.

Коеп яуган яңгыр вакытында, гөнаһ шомлыгы, берәүнең машинасы хуҗасын кыен хәлдә калдыра. Тәгәрмәче тишелеп, басу өстендә туктап кала. Яңгырда җыелган күлләвекне урап узам дип, кергән басуга. Тәгәрмәче тишелмәсә, тиз генә узып та киткән булыр иде. Әмма... каравылчы килеп чыга. Ахыры – комиссия каршында җавап тоту.

Урамга су агызырга ярамый, бигрәк тә, юынтык суны. 2 мең сум штраф көтә. Бу хәл икенче мәртәбә кабатланса, хуҗа кеше 5 мең сумын дәүләт казнасына илтеп түләячәк. Район башкарма комитетының административ комиссиясе халыкны шул хакта да даими кисәтеп тора.

Табанлыкүлдән бер ханым урамга юынтык су агызган өчен административ комиссия утырышына чакырылган. Гаебемне таныйм, башка кабатламыйм, дип ышандырды.

Бу кешеләрнең барысына да беренче тапкырга кисәтү ясалды.

Күҗәкәдән хуҗалы этнең берничә мәртәбә иректә йөргәнен күргәннәр. Алай гына да түгел, кешегә сикергән. Хуҗасы административ чара күреләчәк, аңа 2 мең сум түләү турында штраф кәгазе барып ирешәчәк.

Актанышта яшәүче ике кешегә карата, йөрмәгән машиналары урамда торган өчен, административ материал кузгатылды. Алар комиссия әгъзаларының кисәтүенә бик тиз реакция ясап, хаталарын төзәткәннәр һәм техниканы ишегалдына кертеп урнаштырганнар. Бу ике очракта да кисәтү белән чикләнелде.

Актанышта йөрмәгән техниканы, зур йөк машинасын капка төбендә, тыкрыкта саклау гадәте әле дә яши. Административ комиссия аларны ачыклау һәм закон нигезендә административ чарага тарту буенча эшчәнлеген туктатмаячак.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев