Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Татарстанда ата-аналар балаларын мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак

Февраль аенда гомуми белем бирү оешмаларында балаларны беренче сыйныфка язу башлана.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары  буенча, Гаилә кодексына һәм “Мәгариф турында”гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә, быел ата-аналар балаларын мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак.

“Бергә яши торган бер гаилә балалары, абый-апалары кайсы мәктәптә укыса, туганнары да шул ук белем бирү учреждениесендә белем алу, шулау ук балалар бакчасына йорү хокукына ия булачак”,- дип белдерә фән  министры.

Буш урыннар булмаган очракта, мәктәп баланы кабул итмәскә мөмкин.

Кайбер мәктәпләрдә гаризаны электрон рәвештә кабул итәчәкләр. Балаларны беренче сыйныфка язу беренче февральдан башланачак.

Реклама

Бертуганнарны бер үк балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирү турындагы законга Россия Президенты Владимир Путин узган елда кул куйды. Әлеге федераль законны  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хуплады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев