11 июль 2012 яңалыклары
-
11 июль 2012 - 04:49Шахмат турниры уздырылачакБөтендөнья шахмат көне уңаеннан, 15 июль көнне Актанышның ямьле Агыйдел елгасы утравында шахмат турниры уздырылачак. Анда катнашырга теләүчеләр шушы көнне 9 сәгатьтә балалар иҗат үзәге каршында җыелалар.
-
11 июль 2012 - 04:48Газетаның 80 еллык тарихы бар"Актаныш таңнары" газетасы чыга башлауга быелның август аенда 80 ел тула. Чал тарихлы басманың киләчәге үткәне белән бәйле. Шуны күздә тотып, юбилей чараларына әзерлекне без тарихи эзләнүләр белән бергә алып барабыз. Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 11 июль, 2012 53 (9698) санында
-
11 июль 2012 - 04:48“Бер-берсенә таяныч булсын, дип үстерәбез“Актаныш урамында ике хатын-кызның кочаклашып күрешүләрен күргәч, күңелдәге җылы хатирәләр яңарды. Яннарындагы 11-12 яшьләрдәге малайларның: "Ты наш родственник?"-дип танышулары да күптән күрешмәгәнлекләренә ишарәли. Күз алдыма Шәрип авылында гомер кичерүче Гыйльметдин Хәбиров гаиләсе, аларның туган-тумача белән матур итеп аралашулары, ярдәмләшеп яшәүләре килде. Быел Җиңү бәйрәме көнне һәйкәл яныннан кайткач, койма буярга...
-
11 июль 2012 - 04:47Аешта җәмәгать үзәге ачылды33,8 млн. сумлык бу мәһабәт бинаны Асыл Шәяхмәтов җитәкчелегендәге "4нче ПМК" төзеп тапшырды. Биредә медицина, полиция инспекторы пунктлары, җирлек башкарма комитеты, китапханә, район почта элемтәсе бүлекчәсе һәм 150 урынга исәпләнгән клуб урнашкан. Аеш авылында 157 хуҗалык исәпләнә, халкы 457 кеше тәшкил итә. Моңарчы агач бинада урнашкан иске җәмәгать үзәге урынына...
-
11 июль 2012 - 04:46Тел сөйләгән белән эш итсәң, аягың күп йөрерАвыл тормышында революция... Гомер-гомергә ишеген дә ялган йозак белән генә бикләүче, күршесе белән бертуганнардай аралашып яшәүче, элекке заманнарда таякка эшләп, соңрак колхозлар күтәрәмгә калганда, икмәк-печән өчен дип, күндәм хезмәт куючы авыл агае һәм апасына да заманның үзгәреше килеп җитте. Авыл кешесе бүген эшмәкәр рәвешендә шәхси бизнесын күтәрә. Икмәк-печән үстереп, мал-туар...
-
11 июль 2012 - 04:43Гаилә ишәяШәйхетдиновлар тагын ике ятимә кыз бала алып кайттылар. Яр Чаллыдан. Барысы җидәү булдылар. Сигезенчесенә документлар әзерлиләр. Хәниф белән Фәнзилә тагын тәрбиягә балалар алып кайткан икән, диделәр. Башта икеләнебрәк уйланып тордым. Дөресрәге, ышаныбрак та җитмәгән идем. Туктале, мин әйтәм, кеше белмичә сөйләнмәс, кереп күреп чыгыйм әле үзләрен, дидем. Түзмәдем. Күршедә генә...
-
11 июль 2012 - 04:42Очрашу мизгелләре1967 елда Актаныш урта мәктәбен тәмамлаучылар өчен әлеге очрашу үзе бер гомер булды. 45 ел сизелмичә үтеп киткән. 5 ел саен очрашып торсак та, бик сагындырган, шактый үзгәрешләр булган. Укытучы, укучыларның, ни кызганыч, кайберләре инде арабызда юк. Урыннары җәннәттә булсын. Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 11 июль, 2012 53 (9698) санында