Актаныш

7 февраль 2014 яңалыклары

  • 7 февраль 2014 - 04:13
    Видеоконференция режимында гражданнарны кабул итү булачак
    Авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән, балигъ булмаган балаларның хокукларын яклау максатында Татарстан Республикасы буенча видеоконференция режимында гражданнарны кабул итү булачак. Юридик ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасында бала хокукларын яклау буенча һәм Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләре белән берлектә үткәрә аны. Хөрмәтле райондашлар!...
  • 7 февраль 2014 - 04:13
    “Сорагыз, җавап бирәбез” сездән сорау-фикерләр көтә
    Җирлекләрдәге халыкны борчый торган мөһим мәсьәләләрне, җитешсезлекләрне ачыклау өчен газетабызда махсус рубрика ачарга булдык. Район җитәкчелеге тарафыннан максат итеп куелып та, җаваплы кешеләр тарафыннан башкарылмаган эшләр бардыр. Сорау-тәкъдимнәрегезне 3-09-29, 3-15-44 телефоннары аша мөхәррияткә юллый аласыз. Тик үзегезнең кайсы авылдан булуыгызны, исем-фамилиягезне күрсәтүегез кирәк. Сорауларыгыз мәгънәле һәм урынлы булса, аларны район...
  • 7 февраль 2014 - 04:12
    Игътибар: урлыйлар!
    Мөлкәтне саклау, хезмәткәрләрнең, гражданнарның иминлеген тәэмин итү, бина-объектларны заман таләпләренә җавап биргән техник чаралар белән ныгыту… Бүгенге көндә җитәкче вазифасын башкаручы җаваплы зат әлеге һәм башка бик күп төрле бурыч-җаваплылык алдында тора. Район халкының иң күп җыела торган урыны буларак, Актаныш хастаханәсен атап китәргә мөмкин. Сәламәтлеге какшаган авыру кешенең күңелендә...
  • 7 февраль 2014 - 04:11
    “Судка мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк”
    Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайты хәбәрләрендә Актанышка кагылышлылары да очрап тора. Аның игътибарына эләгү ул муниципаль мөлкәттән файдаланудагы җитешсезлеккә, ниндидер законның бозылышына ишарә ясый. Әмма закон бозу очрагы булганмы-юкмы икәнлеген суд аша ачыклау кирәк. Район башкарма комитетының юридик бүлек башлыгы Альберт Тимеров әнә шундый...
  • 7 февраль 2014 - 04:10
    Мәктәп тормышында яңалык
    5-6 февраль көннәрендә республика мәктәпләре арасында узган спартакиада кысаларында "Лачын" бозында тәүге тапкыр 9 район мәктәбеннән килгән хоккей командалары очрашты. - Әлеге ярышларны укучылар спартакиадасы белән бутамасагыз иде. Мәктәпләр спартакиадасы ТР Премьер министрының урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улының тырышлыгы белән чынга ашырылды һәм быел ул тәүге тапкыр...
  • 7 февраль 2014 - 04:09
    Районыбыз алдынгылары
    Игенчелек, терлекчелек тармагында хезмәт куючылар арасында ел нәтиҗәләре буенча бүләкләнүчеләр: Кәрам Гарипов исемендәге бүләккә лаек булган комбайнчылар: Миңнеэдуард Хөсәенов - "Әнәк" агрофирмасы, Айдар Фәсхиев - "Нур" хуҗалыгы, Валерий Солтанов "Әнәк" агрофирмасы, Алмарис Шәрәфиев - "Әнәк" агрофирмасы, Уалихан Әдәмбаев - "Әнәк" агрофирмасы, Фәндүс Салихов - "Әнәк" агрофирмасы, Ралиф Тимиров - "Әнәк"...
  • 7 февраль 2014 - 04:08
    Игътибар: бәйге
    2014 ел - Россия һәм Татарстан Республикасында Мәдәният елы булу уңаеннан, Актаныш балалар китапханәсе китап укучы балалар арасында түбәндәге бәйгеләр игълан итә. 1. "Минем нәсел - талантлы нәсел" - нәселдәге талантлы туганнар турында инша язу. Конкурста 7 яшьтән 14 яшькәчә балалар катнаша ала. Җиңүче урыннар 7-10, 10-12, 12-14 яшьлекләр арасында...