Актаныш

20 март 2014 яңалыклары

  • 20 март 2014 - 07:34
    Хөрмәтле абунәчеләребез!
    Үзебезнең матур традицияне саклап, 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына язылучылар арасында 16 апрель көнне янә мөхәррият бинасында бүләкләр уйнатачакбыз. 2014 елның икенче ярыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына әле язылырга өлгермәгән булсагыз, тиз арада хат ташучыларыгызга мөрәҗәгать итегез. Язылу турындагы квитанцияләрегезнең күчермәләрен мөхәррияткә китерергә онытмагыз. Бәхетегез үз кулыгызда.
    1361
    0
    0
  • 20 март 2014 - 07:33
    Бушка юридик ярдәм
    "Бердәм Россия" сәяси партиясе Актаныш җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе үзенең эшен дәвам итә. "Бушка юридик ярдәм" проекты кысаларында 21 март көнне 8.00-11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Актаныш нотариаль округы нотариусы Ләйсән Сөнгать кызы Янгирова кабул итә. 11.00-12.00 сәгатьтә, 13.00-14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Актаныш адвокатлар коллегиясе филиалы адвокаты Алмазия Гавис...
    1375
    0
    0
  • 20 март 2014 - 07:33
    Мал алам дип чир алмагыз
    Хуҗалыкларга һәм, шулай ук, шәхси секторда эре малларны чит төбәкләрдән алудан тыелып тору урынлы. 2013 елның беренче яртыеллыгында туберкулез очраклары - биш, ә быелның 1 гыйнварына исә ун хуҗалыкта табылган. Чирмешән, Норлат, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарында хәл бер дә яхшы түгел. Кызганыч, авыруның географиясе киңәйгәннән-киңәя. Туберкулезны йоктырудан сакланырга кирәк....
    649
    0
    0
  • 20 март 2014 - 07:32
    Хуҗалык икътисады аңлатуга бирешми
    Узган елның шушы чорында терлекчелек тармагының февраль ае нәтиҗәләренә багышланган чираттагы киңәшмәдән соң, газетабызда "Терлекчелек тирән йокыда" дигән исем астында мәкалә дөнья күргән иде. Шул чордан алып 365 көннән артык вакыт узган. Дөньялар үзгәрдеме соң? Үзгәрде, дөньяда әллә нинди вакыйгалар булды... Терлекчелек тармагы гына һаман йокысыннан арына алмый сыман. Монда...
    1224
    0
    0
  • 20 март 2014 - 07:31
    Хокуклар бозылмасын
    Гадел булмаган сатучыларның эше нәтиҗәсендә, сыйфатлы сәүдә хезмәте бүген бик күп кыенлыклар кичерә. Кулланучының хокукларын яклау кулланучыга төрле хезмәт күрсәткәндә, товар сатып алганда сатучы алдына куелган бурыч булып тора. Кулланучылар хокукларын яклау Рәсәйдә ел саен 15 март көнне билгеләп үтелә. Аның темасы һәр елны үзгәреп тора. Шул уңайдан, Яр Чаллы...
    666
    0
    0
  • 20 март 2014 - 07:30
    Актаныш командасы I урынны яулады
    Әлмәт районының Калейкино авылында РФ һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Г.Заһидуллин истәлегенә милли көрәш буенча турнир узды. Биредә райондашларыбыз да бил алышты. Нәтиҗәдә, үз үлчә авырлыкларында Раббани Нургалиев (Актанышның 1 нче мәктәбе), Алгиз Исмагилов (Актанышның 1 нче мәктәбе) - I, Денис Муллахмәтов (Актанышның 2 нче мәктәбе), Илдар Рәхмәтуллин (Актанышның...
    1004
    0
    0
Реклама