1 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Гармунчының гармуны җилкетте йөрәкләрне
Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев исемендәге гармунчылар бәйгесе быел да легендар баянчының туган авылында оештырылды. Быел исә ул башка еллардан үзгә буларак, табигать кочагында, Сөтлә үзәнендә үткәрелде. Ерактан, бик ерактан моңлы гармун тавышы ишетелә. Аның күңелнең бар кылларын тибрәтүче аһәңендә уйнаучының хис-тойгылары, күңел халәте чагыла сыман. Әле салмак, әле дәртле...
-
Уку елына – ныклы әзерлек белән
"Мәктәпләргә капиталь ремонт" республика Президент программасы инде бишенче ел эшли. Ел саен аңа 2.5 миллиард сум күләмендә финанс бүлеп бирелә. Быел әлеге программа буенча уку учреждениеләре (119 муниципаль һәм 7 коррекцион) генә түгел, балалар бакчалары ( 10 балалар бакчасы) да ремонтлана. Мәктәпләр ремонты буенча 2015 елга куелган план инде бүгенгә...
-
Энгель Нәвап улы Фәттахов, Белем көне уңаеннан, мөрәҗәгать итә
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов Белем көне белән котлый. "Кадерле балалар! Мөхтәрәм педагоглар һәм ата-аналар! Сезне 1 сентябрь - Белем көне белән ихлас котлыйм. Яңа уку елы башлана. Үзләренең тәрбиясендәгеләрне каршы алучы педагоглар өчен бу бәйрәм көне генә түгел, - әһәмиятле һәм...
-
Бөтенроссия «Белем көне» бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ
Кадерле дуслар! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, республика мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Беренче сентябрь - бөтен җәмгыять һәм һәр шәхес өчен ифрат зур әһәмияткә ия булган гомумхалык бәйрәме. Һәрберебез кайчандыр тәүге кат мәктәп бусагасын атлап...