17 июнь көнне татар халкы бөек кызы Әлфия Авзалова белән хушлашты. Татар дәүләт филармориясендә узган матәм митингын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачып җибәрде.
Чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, мәдәният,...