14 ноябрь 2019 яңалыклары
-
14 ноябрь 2019 - 14:42Бер ялган 30 мең белән бәяләнәКемгәдер яхшылык эшлим дип ялган мәгълүмат җиткерү, кайвакыт үзеңне җинаять җаваплылыгына да тарттырырга мөмкин. Бер ханымны шундый очрак суд каршына да бастырды. Ә бит аның уенда ирен яклап калу гына булган.
-
14 ноябрь 2019 - 14:25Терлекчелек өчен авыр чорКөзге яңгырлы, пычрак көннәр терлекчелек тармагы өчен аеруча авыр чор. Бу вакытта продукция җитештерүчәнлекне киметмичә, кышка кереп булырмы? Ел башында куйган максатларга ирешү өчен әле тагын күпме тырышасы бар? 13 ноябрь көнне терлекчелек тармагындагы октябрь ае нәтиҗәләренә багышланган 24 форма киңәшмәдә дә әлеге Көзге яңгырлы, пычрак көннәр терлекчелек тармагы өчен аеруча авыр чор. Бу вакытта продукция җитештерүчәнлекне киметмичә, кышка кереп булырмы? Ел башында куйган максатларга ирешү өчен әле тагын күпме тырышасы бар? 13 ноябрь көнне терлекчелек тармагындагы октябрь ае нәтиҗәләренә багышланган 24 форма киңәшмәдә дә әлеге сорауларга җавап эзләнде. Сөйләшүне район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.
-
14 ноябрь 2019 - 14:16Рәхмәт хаты белән хөрмәтләндеТР Мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз комитеты оештырган “Профсоюз – ул көч, профсоюз – ул без!” республикакүләм плакатлар бәйгесендә Актаныш сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Айрат Сәрвәров та катнашты һәм I дәрәҗә лауреат исемен яулады.
-
14 ноябрь 2019 - 14:06Хезмәттәшебезне котлыйбызПенсиягә кагылышлы яңалыкларны район халкына эфир аша тиз һәм сыйфатлы итеп җиткереп барганы өчен “Татмедиа” АҖ филиалы “Актаныш-информ”ның “Актаныш-FM” радиосы диктор-корреспонденты Фәния Шамил кызы Рәшитова Россия Пенсия фондының ТР Чаллы районара идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
14 ноябрь 2019 - 13:41Миңнеханов: «Бигеш» аэропортын реконструкцияләүне халык проекты итәргә кирәкҖәмәгатьчелек һәм яшь архитекторлар Николай Лемаев исеме бирелгән аэропорт концепциясенә үз өлешен кертә алачак.