Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Бер ялган 30 мең белән бәяләнә

Кемгәдер яхшылык эшлим дип ялган мәгълүмат җиткерү, кайвакыт үзеңне җинаять җаваплылыгына да тарттырырга мөмкин. Бер ханымны шундый очрак суд каршына да бастырды. Ә бит аның уенда ирен яклап калу гына булган.

Барысы да кәеф-сафа корудан башлана. Л.Н.ларга ирле-хатынлы гаилә дуслары кунакка килә. Алар бергәләп спиртлы эчемлекләр кулланалар. Соңрак әлеге компаниягә кунакларның улы да кушыла. Кибеттән тагын аракы алып кереп, өстиләр. Сүз ара сүз ялганып, кунак ханым әнисе янына күрше районга барасы килүен әйтә. Бу вакытта хуҗа йокыга киткән була инде. Хуҗабикә  кунакларның улына үзләренең машина ачкычын бирә. Шул рәвешле алар дүртәүләп юлга кузгалалар. Рульгә кунакларның улы утыра. Мөслимдә исә аларны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, машинаны махсус стоянкага урнаштыралар. 
Әлеге хәлләрдән соң, Л.Н. куркуга кала. Чөнки исерек кешегә машина ачкычы биргән өчен аның ирен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Шуларны уйлап йөри торгач, ул районның полиция бүлегенә барып, машиналарын урлаулары хакында гариза яза. Гариза язган вакытта әлеге ханым ялган мәгълүматлар биргән очракта,  җинаять җаваплылыгына тартылуы хакында кисәтелә. Л.Н. үзенең дөресен язуын әйтә. Әмма районның ЮХИДИ хезмәткәрләренә әлеге машинаны урлаулары хакында хәбәр иткәч, алар бу машинаның Мөслимдәге махсус стоянкада булуын ачыклыйлар. Нәтиҗәдә Л.Н.ның ялганы ачыла. Һәм аңа РФ Җинаятьләр Кодексының  1 бүлегенең 306 нчы маддәсе нигезендә ялган мәгълүмат җиткергән өчен җинаять эше кузгатыла. 
Судта Л. Н. үзенең гаебен тулысынча таный. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф түләттерү турында хөкем карары   чыгарыла. Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев