Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Аллергикларга чүп үләннәренең чәчәк ата башлау вакытында сак булырга киңәш иттеләр

Республика территориясендә чүп үләннәре августта аеруча актив чәчәк ата.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче аллергия белән авыручыларга августта чүп үләннәренең серкәләреннән — әрем һәм амброзиядән сакланырга кирәк. Бу хакта Казан федераль университеты белгечләренә сылтама белән вузның матбугат хезмәте искә төшерә.

Республика территориясендә үсемлекләрнең серкәләнү  чоры өч этапка бүленә. Беренчесендә — агачлар серкәсе, икенчесендә — болын үләннәре һәм бөртеклеләр, өченчесендә — чүп үләннәре. Соңгылары августта аеруча актив рәвештә чәчәк ата.

«Августта яңабаштан бөртеклеләр чәчәк ата башларга, серкә очыра башларга мөмкин. Шулай ук бу вакытта һавада кузгалак, бака яфрагы серкәләре күп була. Әмма августта төп аллерген әрем булачак», — дип аңлатты КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы доценты Кадрия Ибраһимова.

Моннан тыш, июль ахыры — август башында Америкадан кайтарылган әрем яфраклы амброзия чәчәк ата башлый. Аның серкәсен Казан һавасында беренче тапкыр 2015 елда теркәгәннәр. «Бу үсемлекнең серкәсе аллергия һәм астма белән авыручылар өчен бик куркыныч. Амброзия июльнең икенче яртысыннан август ахырына кадәр чәчәк ата. Көз җылы булганда чәчәк ату сентябрьдә дә дәвам итәргә мөмкин», — дип билгеләп үтте тикшеренүче.

https://tatar-inform.tatar/news/health/27-07-2020/allergiklarga-ch-p-l-nn-rene-ch-ch-k-ata-bashlau-vakytynda-sak-bulyrga-ki-sh-ittel-r-5759366

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев