Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Ике ашыгыч ярдәм машинасы кайтты

Республикадагы медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту максатыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 23 июль көнне хастаханәләргә ашыгыч ярдәм машиналары тапшырды. Безнең районга да ике шундый Форд-транзит ашыгыч ярдәм машинасы бирелде.

 

-Коронавирус пандемиясе сәбәпле, гадәти булмаган икътисади хәлгә карамастан, Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов медицина учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытырга мөмкинлек табып, шушындый ашыгыч ярдәм машиналары бирде. Әлеге машиналар кешегә беренче ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык җиһазлар белән дә җиһазландырылган. Анда ИВЛ аппараты да, ЭКГ, дефибриллятор да бар. Әлеге машинаның берсе Пучы участок хастаханәсенә бирелә. Чөнки анда да ашыгыч ярдәм бригадасы эшли. Алар шул тирә авылларны һәм М-7 трассасының 51 чакрымын күзәтүдә тота. Авыручылар, юл-транспорт һәлакәте булган очракта, алар тиз арада ярдәм итә алсын өчен бер яңа машинаны аларга бирергә булдык.

Шушы көннәрдә әлеге машиналар дәүләт теркәве узгач, халыкка ашыгыч медицина ярдәме күрсәтергә чыгып китәчәкләр. Әлеге машиналар белән безнең медицина хезмәткәрләре меңләгән райондашыбызның гомерен саклап калырлар, дип ышанасы килә. Форсаттан файдаланып, Республика Президентына, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына зур рәхмәтемне җиткерәм, - ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев.

Ашыгыч ярдәм бүлегендә дүрт машина эшләячәк. Алар барысы да заман таләпләренә җавап бирә. Узган елның көзендә шундый ике Форд-транзит машинасы кайткан иде. Яңа машиналар йөрү ягыннан да, авыруларга беренче ярдәм күрсәтү өчен җиһазландырылыш ягыннан да күпкә өстен.

Яңа кайткан ашыгыч ярдәм машинасын Актанышта Раил Муллаянов йөртәчәк.

-Ашыгыч ярдәм бүлегендә биш ел шофер булып эшлим. Әлеге машина белән исән-сау эшләргә, авыруларга үз вакытында ярдәм күрсәтергә язсын, - ди ул.

-Әлеге яңа машинада бик нык авыр хәлдәге авыруларны үзәк хастаханәгә илткәндә, аларның гомерләрен саклап калу мөмкинлеге бермә-бер артык. Чөнки биредә беренчел кирәкле барлык төр аппаратлар да урнаштырылган, - ди районның ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән шәфкать туташы Филүзә Нугаева.

 

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев