Актаныш

Укытучыларның, табибларның, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы күтәреләчәк

Бу хактагы документка кул куелды.

Укытучыларның, табибларның, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы күтәреләчәк
12,2 миллиард сумнан артык акча Резерв фондыннан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга юнәлтеләчәк. Мондый боерыкка Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кул куйды.

Хезмәт хакын укытучыларга, табибларга, югары уку йортлары укытучыларына, шулай ук фән һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә күтәрәчәкләр.

Бүлеп бирелгән акчадан 2,9 миллиард сумнан артык акча мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга һәм 5,2 миллиард сумнан артыгы фәнни учреждениеләргә җибәреләчәк.

2,6 миллард сумнан артык акчаны медицина учреждениеләре һәм 1,3 миллиард сумнан артыгын мәдәният учреждениеләре алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: