Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Бүгеннән һава торышы кискен үзгәрә: Юлларда сак булыгыз

Бүген, 15 декабрьдән Татарстанда һава шартлары үзгәреп китә.

                Иртәнге сәгатьләрдә Татарстанның аерым районнарында, шул исәптән Актанышта да синоптиклар буран чыгуын фаразлаган иде. Соңгы сәгатьтә чыннан да кар ява башлады һәм ул көчәйгәннән-көчәя. 

                 Хәзерге вакытта Актанышта -11 градус салкын. Иртәгә, 16 декабрьдә -3, -7 градуска кадәр җылыначак. Үзгәрүчән һава торышы аяк астында һәм юлларда бозлавык ясый. Машина йөртүчеләргә, шул исәптән җәяүлеләргә бу көннәрдә аеруча саклык, уяулык таләп ителә.

               Шулай ук метеосизгер райондашларыбыздан да сәламәтлекләренә игътибарлы булуларын сорыйбыз. Табиблар андый кешеләргә даруларын вакытында эчәргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев