Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

17 ноябрьдә район эшмәкәрләре өчен Роспотребнадзор "Ачык ишекләр көне" үткәрә

«Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне» турында.

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 нче елның 17 нче ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсендә һәм районнардагы территориаль бүлекләрдә, шул исәптән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлегендә (Актаныш авылы Ленин проспекты 61 нче А йорт адресында) эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештырыла.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшмәкәрләрне «Ачык ишекләр " нең бердәм көнендә кабул итү территориаль бүлекләрнең телефон номерлары буенча алдан язылып булачак. Язылу өчен телефон номерлары: (88552) 32-06-07 (Яр Чаллы территориаль бүлеге), 3-09-62 (Актаныш районы).

Реклама

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев