Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Гагрыга барырга теләүче ханымны мошенниклар төп башына утырткан

Гагрыга ялга барырга теләгән һәм акчасын күчергән...

Финал — мошенниклар алдаган! 


Алдан ук үзенең ялын Яр Чаллыда яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз планлаштырган булган. Интернеттагы сайтта Гагрыда пансионат тапкан һәм аерым номерга заказ биргән, 65 мең сум күчергән. Соңрак, инде юл алдыннан, яңадан администратор белән шалтыратыша. Ләкин учреждение хисабына акча кермәгән булып чыга.

Хәлнең алдакчы сайт белән бәйле булуы ачыклана, ул рәсми пансионатныкы кебек икән.

Зыян күрүче полиция бүлегенә алдануы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 «Мошенничество» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Быел инде бу ханым курортка барып ял итүе хакында онытырга мәҗбүр... Сез дә алдана күрмәгез, иптәшләр!!!

Бу хакта «Челнинские известия» сайтында коллегаларыбыз язалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев