Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Июнь аенда Актаныш, Ирмәш, Түбән Яхшый, Яңа Кормаш авылы гражданнары исерек хәлдә машина йөрткәндә тоткарланган

1-17 июнь көннәрендә Актаныш районында яшәүче 6 ир-егет эчкән көенә машина йөрткән өчен хокук сакчылары тарафынан тоткарланган.

                Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ренат Шәмсиев әйтүенә караганда, нигездә, утлы су эчеп гайрәтләнүчеләр 30 һәм 50-60 яшьтәге ир-егетләр. Исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүче бу “кыю” ирләр Актаныш, Ирмәш, Түбән Яхшый, Яңа Кормаш авылында яши. 
                Хәзерге вакытта исерек килеш машина йөрткән өчен 30 мең сум штраф салына һәм машина йөртүчене ел ярым-ике елга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәләр.
             Россиянең ЮХИДИ идарәсе машина йөртү таныклыгын алу шартларын үзгәртергә ниятли. Яңа канун буенча, исерек килеш рульгә утырган өчен тиешле җәзасын алган машина йөртүчеләргә суд карарыннан соң бер ел дәвамында ЮХИДИ идарәсендә имтихан тапшыруны тыячаклар. 
           Дәүләт Думасы закон проектын кабул иткән очракта, үзгәрешләр 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев