Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

"Соры" хезмәт хакын алучылар Башкарма комитетының икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итә ала

Хезмәт хакын «конверт»та бирсәләр, болар турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә кирәк. Татарстанда «соры» хезмәт базары юнәлеше буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган мәшгульлек, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге бар.

            «Соры» хезмәт хакы (тулысынча яки өлешчә) түләнә торган һәм билгеләнгән тәртиптә хезмәткәрләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән эш бирүчеләр бар.


             «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән һәм хезмәткәрләргә «соры» хезмәт хакы түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга, аларга карата чаралар күрергә ярдәм итә. Бу республикада формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча алып барыла торган эшчәнлеккә уңай йогынты ясый. 

Реклама

                 «Соры» хезмәт базары юнәлеше модераторы-Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.
                 Моннан тыш, районыбыз гражданнары Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегенә 8(85552) 3-44-16 номеры буенча «кайнар линия» телефонына шалтырата алалар. Һәр мөрәҗәгать яки хәбәр, хокук кагыйдәләрен үтәп, шәхси тәртиптә каралачак.


Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев