Үзәк китапханәдә Зөһрә Хәбибрахман кызы Закированы гомер бәйрәме белән котладылар.
13 октябрьдә үзәк китапханәнең уку залында районыбызның «Ак әбиләр» иҗтимагый оешмасы рәисе, озак еллар мөслимәләр берлеген җитәкләгән Зөһрә Хәбибрахман кызы Закировага 75 яшь тулу уңаеннан котлау чарасы узды.
Зөһрә апа – ике бала тәрбияләп үстергән, күпләргә үрнәк булган әни. Ул китапханә белән дә күп еллар дәвамында тыгыз хезмәттәшлек итә. Аеруча үсеп килүче буынга дини, әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чараларны оештырганда аның ярдәме, киңәше һәм аңлашып эшләве зур әһәмияткә ия. Китапханә хезмәткәрләре аны белемле, сабыр холыклы, күңел җылысы белән уртаклаша белүче, китапханәнең чын дусты буларак хөрмәт итә.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Зөһрә апага ихлас рәхмәтләрен җиткереп, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм озын гомер теләделәр. Истәлекле бүләк тә тапшырдылар.
Нет комментариев