Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Декабрь аена йолдызнамә

Астрологлар фаразы нинди икәнен беләсезме?

Кучкар

Бар проблемаларны да берьюлы хәл итеп бетерергә тырышмагыз. Һәрберсе үз җае белән хәл ителәчәк.

Мәхәббәт дип хыялланган кучкарларга берәр якка ял итәргә чыгарга киңәш ителә – яңа хисләр уяну өчен менә дигән чор.

Уңышлы көннәр: 5, 11, 23, 27;

Уңышсызлары: 6, 17, 26.

Үгезбозау

Әгәр Яңа елга план төзергә өлгермәгәннәр икән, үгезбозаулар өчен әле нәкъ вакыты.

Бу ай сезнең өчен авыр аерылышулар чоры булыр кебек. Сез мөнәсәбәтләрне тизрәк өзәргә теләгән кешенең араларны сакларга тырышуы сизелер...

Уңышлы көннәр: 6, 11, 23, 30

Уңышсызлары: 7, 12, 27.

Игезәкләр

Декабрь аенда игезәкләр өчен диваннан күтәрелеп нәрсәдер эшләү, аеруча яңа эшләргә тотыну бик авыр тоелыр. Ләкин барыбер торырга, эшләргә кирәк булачак.

Үткәннәр белән яшәүчеләргә алга карарга, яңа хисләр турында уйларга киңәш ителә.

Уңышлы көннәр: 10, 13, 24, 29;

Уңышсызлары: 7, 20, 27.

Кысла

Бу ай кыслаларга бик күп планнарын тормышка ашырырга булышыр, ләкин моның өчен аларга бик тә тырышырга туры киләчәк.

Декабрьдә башланган яңа мөнәсәбәтләр-хисләр ныклы, озайлы булыр, шуңа да яңа танышыгызга игътибарлырак булыгыз.

Уңышлы көннәр: 4, 13, 26, 28;

Уңышсызлары: 10, 12, 27.

Арыслан

Декабрьдә арысланнарга тормышта үзләренең мөһим урын алып торуларын кат-кат дәлилләргә туры киләчәк. Әйләнә-тирәдәгеләрне сезнең ни-нәрсәгә сәләтле булуыгыз кызыксындырыр, шуңа да белгәнегезне күрсәтергә җаен табыгыз.

Бу айда бөреләнгән сөю хисләренә килгәндә, барсы да тик үзегездән тора. Яңа танышыгызга игътибар беләнрәк карагыз: бәлки, ул шаяндыр да, ләкин аның тормышта тотрыксыз булуы да мөмкин бит әле.

Уңышлы көннәр: 1, 13, 27, 30;

Уңышсызлары: 8, 12, 26.

Кыз

Декабрь ае кызлар өчен шактый катлаулы булыр кебек. Күп хыялларыгызның чынга ашмаячагын аңларсыз, аның урынына, яңа максатлар куеп, шуңа омтылу башланыр.

Күп нәрсәләр бу чорда сезнең нервыгызга тияр, ләкин нәрсә уйлавыгызны турыга бәреп әйтергә ашыкмагыз, мөнәсәбәтләрне җайга салу соңыннан бик авыр булачак.

Уңышлы көннәр: 8, 12, 23, 29;

Уңышсызлары: 17, 27, 29.

Үлчәү

Сезгә бу чорда үз күзләрегезгә һәм интуициягезгә ышанырга туры киләчәк. Ышаныч яулый алмаган кешеләргә игътибарыгызны әрәм дә итмәгез. Яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен бик тә тырышырга туры киләчәк.

Үлчәүләргә декабрьдә якыннарына игътибарлырак булу мөһим. Аларның ышанычын акларга һәм биргән вәгъдәләрегезне үтәргә тырышыгыз, юкса араларыгыз салкынаер.

Уңышлы көннәр: 6, 13, 25, 30;

Уңышсызлары: 7, 11, 24.

Чаян

Декабрьдә сезгә әйләнә-тирәдәгеләрне артык тыңлап бармаска киңәш итә йолдызлар.

Бу чорда якын кешегезгә сезнең ярдәм, акыллы киңәшләрегез кирәгер. Мөнәсәбәтләре-мәхәббәтләре әле бөреләнеп кенә килгәннәргә холыкларын тезгендә тоту киңәш ителә.

Уңышлы көннәр: 19, 20, 23, 28;

Уңышсызлары: 17,26, 30.

Укчы

Конфликтка кергәнче, укчыларга үзләренең һәр сүзен һәм хәрәкәтен анализларга киңәш ителә, юкса уйламый әйткән сүзләрнең үзегезгә үк зыян китерүе мөмкин.

Хис-тойгыларыгызны яшермәгез, нәрсә уйлавыгыз турында ачыктан-ачык әйтегез. Сөйгәнегезнең артык тартынучан булуын җылы карашыгыз һәм иркәләүләр белән эретегез.

Уңышлы көннәр: 7,14, 25, 26;

Уңышсызлары: 8, 11, 28.

Кәҗәмөгез

Кәҗәмөгезләргә бу айда төрле гайбәтләр һәм аларның нәтиҗәләре белән очрашырга туры килер. Йолдызлар сезгә начар уйлы кешеләрдән ерак торырга, алар белән конфликтка кермәскә киңәш итә.

Икенче яртыгыз белән килеп туган аңлашылмаучанлыкларны тавышсыз хәл итегез, юкса балаларны гына түгел, өлкән туганнарны да куркытуыгыз мөмкин.

Уңышлы көннәр: 5, 14, 23, 29;

Уңышсызлары: 9, 21, 30.

Сукояр

Бу чорда сукоярларга үзләренең көч-мөмкинлекләрен барларга һәм алга реаль максатлар куярга киңәш ителә. Артык зур планнарга алынмавыгыз хәерле, алар артык күп көч таләп итәчәк.

Шәхси мөнәсәбәтләргә килгәндә, сөясез икән, турысын әйтегез, юк икән, шулай ук. Елның соңгы ае матур хатирәләргә бай булмакчы...

Уңышлы көннәр: 5, 12, 24, 30;

Уңышсызлары: 6, 11, 28.

Балык

Бу айда балыкларга алга куелган бурычларны үтәү өчен тырышырга кирәк. Күбрәк эшләгән саен керемегез дә артыр. Ерак арага сәяхәткә чыгарга туры килер, анда күп яхшы кешеләр белән аралашачаксыз.

Шәхси тормышыгызда сезгә көчле хисләр һәм кызыклы вакыйгалар җитешми кебек, ләкин... кызык эзләп, төрле шикле хәлләргә тарудан сакланыгыз.

Уңышлы көннәр: 4, 13, 19, 28;

Уңышсызлары: 7, 15, 30.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев