Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Эремчекле йомшак запеканка рецепты

Бик тәмле запеканка белән сыйлыйк әле гаиләбезне ялларда.

Запеканка өчен кирәк: 3 кап эремчек (гадәттә, бер кап 180 граммлы була), 3 йомырка, 3 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы каймак, 3 аш кашыгы йөзем, 3 аш кашыгы кукуруз крахмалы, тоз һәм ванилин.

Эремчеккә шикәр комы (баллы яратучылар шикәрне күбрәк сала ала), каймак, йомырка сарысын, тәменчә тоз һәм бер чеметем ванилин салып яхшылап бутарга. Аннары йөзем һәм кукуруз крахмалы өстәргә.

Аерым савытта йомырка агын күпергәнче болгатырга (миксер белән тизрәк була) һәм эремчекле массага кушып, кашык белән акрын гына бутарга.

Запеканканы майлы табага салып, 180 градуска кадәр кызган газ мичендә 30-40 минут тирәсе пешерергә.

Нинди эремчек файдалы?

Әче сөт ризыгы булган эремчек аксымнарга, А, Е, Р, В2, В6 һәм В12 витаминнарына бай. Аңарда кальций, тимер, натрий, магний, бакыр, цинк, фтор һәм фосфор кебек матдәләр дә бар. 

Эремчектәге файдалы витаминнар һәм матдәләр ашкайнату системасын яхшыртырга, иммунитетны күтәрергә, «начар» холестеринны юкка чыгарырга, сөякләрне ныгытырга булыша. Роспотребнадзор белешмәсе буенча, бу ризыкка аллергиясе булган, шулай ук гастрит, шикәр чиреннән интеккән, бөерләре авырткан кешеләргә эремчек ашарга киңәш ителми.

Табигый эремчек майсыз була алмый. Әгәр кибеттәге эремчеккә «майсыз», «майсызландырылган» дип язылган икән — бу продукт химик эшкәртү узган дигән сүз. Эремчек никадәр майлы булса, организм андагы кальцийны шулкадәр яхшырак үзләштерә.

Чыганак: «Интертат».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев