Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Карбыз-кавынның файдасын белеп ашагыз

Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач кәеф күтәрелә. Ул шулай ук иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, баш мие тартмасы эшчәнлеген арттыра, хроник ялкынсынулы авыруларга каршы көрәшә.

Җимештә тимер күп. Төше цинкка бай. Ирлек көчен арттырырга теләгәндә, кавынның кипкән төшен изеп, көнгә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабул итәләр.

Карбызда исә ашкайнату процессын җайга салучы клетчаткалар, җиңел эшкәртелә торган углеводлар, С, В1, В3, РР витаминнары, магний, калий, тимер, марганец, никель бар. Карбызны бөер авырулары вакытында бәвел кудыручы чара буларак кулланырга киңәш итәләр. Кабыгы баш өянәгеннән котылырга булыша. Аның өчен юеш ягын чигәгә куеп 20-30 минут тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев