Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кулланучы почмагы: Сорау килде, җавап бирәбез

Товарның гарантия срогы чыккан очракта сыйфатсыз товарга кем экспертиза ясарга тиеш?

Юристтан җавап: Иң элек гарантия срогының нәрсә икәнлеген исегезгә төшерик — товарда җитешсезлек ачыкланган очракта сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер тарафыннан кулланучының кулланучылар хокукларын яклау турында законда билгеләнгән таләпләрен (бушлай ремонт ясау, башка товарга алыштыру, акча средстволарын кире кайтару) үтәү срогы ул.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 статьясында билгеләнгәнчә, товарның гарантия срогы чыкканнан соң товардагы җитешсезлекне дәлилләү бурычы кулланучының үзенә күчә. Шул рәвешле Сезнең очракта товарга экспертизаны кулланучы үткәрергә тиеш.

Шулай да сыйфатсыз товарга ни өчен экспертиза үткәрергә кирәк соң? Эш шунда ки: сыйфатсыз товарга экспертиза ясау товардагы җитешсезлекнең килеп чыгу сәбәпләре (кулланучы гаебе беләнме (дөрес файдаланмау аркасында), — яки товарны кулланучыга тапшырганчы килеп чыккан, товарның җитештергән вакытта ук килеп чыккан күзгә бәрелеп тормаган кимчелеге булу аркасындамы) турындагы сорауга җавап бирергә ярдәм итә. Җитешсезлекнең килеп чыгу сәбәпләре буенча эксперт бәяләмәсе яки фикере судта эш буенча карар чыгарганда судья өчен хәлиткеч әһәмияткә ия булырга мөмкин.

Тагын шуны белеп тору зыян итмәстер дип уйлыйм: кулланучы гарантия срогы чыккач, әмма товарны сатып алганнан соң ике ел эчендә генә, сатучыга таләпләр куя ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев