Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Массажның ни зыяны бар?

Дәвалау массажы сеанслары алдыннан мотлак рәвештә белгеч белән киңәшләшергә кирәк икән, чөнки бу процедура өчен шактый чикләүләр бар. Ә бит без барыбыз да аның күпкырлы мөмкинлекләренә ышанабыз.

                                            Бу хакта мануаль терапевт, рефлексотерапевт Андрей Кабычкин сөйләде.

Аның сүзләренчә, ялкынсыну процесслары һәм ОРВИ, грипп кебек респиратор авырулар, тире чирләре (фурункуллар, карбункуллар һәм башкалар) вакытында массаж ясау тыела. “Йөрәкнең хроник ишемиясе диагнозы куелган авыруларга, алар күптөрле дару препаратлары кабул иткән очракта, да массаж ясарга ярамый”, – ди Кабычкин.

                                            Профессионал ясаган очракта дәвалау массажның кире йогынтысы булырга тиеш түгел, ул хәтта сәламәтлекне һәм яшьлекне озайта ала . Шул ук вакытта табиб ассызыклавынча, массаж өчен тәгаенләнгән механик гаджетлар белән саграк булырга киңәш ителә, аеруча муен зонасы хакында сүз барганда. Бу өлкәгә дөрес ясалмаган массаж кан басымы күтәрелүенә китерергә һәм кан оешуына тәэсир итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш районы Киңәш итеп Файдалы киңәшләр Актаныш хәбәрләре Белгеч киңәш итә Массаж