Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Яңа елга - "Бунито" салаты

Бәйрәм табынына бу салатны әзерләмичә калмагыз.

Салат өчен 250 г тавык ите, 3-4 йомырка, 125 г кореяча кишер, 100 г сыр, майонез, тоз, петрушка-укроп кирәк булачак.

Тавык итен тозлы суда пешерәбез, суынгач, вак итеп турыйбыз. Бу — салатның беренче катламы.

Икенче катлам итеп кореяча эшләнгән кишер салына. Кишерне үзең эшләсәң дә, сатып алсаң да була. Өстенә юка гына майонез ягабыз.

Сырны вак угыч аша үткәреп, шулай ук бер катлам итеп салабыз.

Пешкән йомыркаларның сарысын агыннан аерабыз. Дүртенче катлам итеп угычтан чыгарылган йомырканың агын җәеп, янә майонез ягабыз. Иң соңыннан йомырканың сарысын сибәбез.

Тагын да матур булсын, дисәгез, салатны укроп, петрушка белән бизәргә була. Бу салат Яңа ел табынын ямьләп торачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев