Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чулпан Габидинова: Операцияләр үтте, протоколлар төзелде

СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТ: «Нелегал — 2023» операциясе барышында РФ 15 мең чит ил кешесе чыгарып җибәрелгән.

Әлеге вәзгыятьнең Актаныш районындагы торышын ачыклау өчен Эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсенең җитәкчесе, полициянең өлкән лейтенанты Чулпан Габидинова белән сөйләшеп алдым.

Алда язылган операция безнең районда да гамәлләштерелгәнме, Чулпан Ринатовна?

— «Нелегал — 2023» 2 этапта оештырылды. Ул 19-25 июнь һәм 2-8 октябрьләрдә узды. Шулай ук 5-14 июнь көннәрендә һәм 4-13 сентябрьләрдә «Нелегал мигрант» 2 этапта булды. Шушы операциялар барышында барлыгы 25 беркетмә төзелгән. Алар РФ Административ кодексының түбәндәге маддәләренә карый:

  • 18.8.ч.1  — 7 беркетмә,
  • 18.9. ч.4 — 10 беркетмә,
  • 18.11 — 1 беркетмә,
  • 18.15.ч.3 — 7 беркетмә булган.

Канун бозучылар 2000 сум күләмендәге штрафка тарттырылганнар. Әйтергә кирәк, закон бу өлкәдә бик катгый. Вазифаи затларга шулай 25-50 мең күләмендә, юридик затларга 280 алып 800 меңгә кадәр штрафлар каралган. Ил территориясеннән чыгарып җибәрү дә гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев