Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясеннән: Юллар иртәнге алтыга чистартылган булырга тиеш

Бүген район хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова, райондагы юлларны карау, тәртипләү эше йөкләнгән оешма җитәкчеләре катнашты.

            ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренат Шәмсиев 2022 елның 11 ае буенча юл хәрәкәте вакыйгалары турында чыгыш ясады. 

           Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын кешеләр иминлеген тәэмин итү  буенча үтәлергә тиешле кагыйдәләргә юнәлтте.

Бигрәк тә алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утыручыларның юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудыруын әйтте, машина йөртүчеләрне яман гадәттән аралау максатыннан киләчәктә район прокуратурасы, башка хокук сакчылары белән берлектә рейдлар үткәрергә кушты. Чөнки юл фаҗигаләренең күпчелеге исерек машина йөртүчеләр аркасында килеп чыга.

           Икенче мөһим мәсьәлә- пассажир йөртүче транспорт чараларының лицензиягә ия булуы. Автотранспорт предприятиесе районда рейс маршрутлары буенча пассажир йөртү хокукына ия бердәнбер оешма. Шәхси һәм вахта автобусларын  да тикшерү, аларның хуҗаларыннан, йөртүчеләрдән куркынычсызлык таләпләрен үтәтү төп бурыч. Бигрәк тә балалар йөртүче автобусларны контрольдә тотарга кирәклеге ассызыкланды. 

       2023 елга райондагы юлларны төзү-төзекләндерү, кирәк урыннарга юл билгеләре, светофорлар кую, разметкалар сызу һәм башкалар буенча план төзеләчәк һәм әлеге план алдагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенә тәкъдим ителәчәк. 

             Кышкы явым-төшем вакытында тиз арада юлларны чистарту бурычы куелды. Юл чистарту иртәнге 03.00 сәгатьтә башланып,  06.00 сәгатьтә тәмамланырга тиеш. Соңарган очракта, каш ясыйм дип, күз чыгаруың бар. Зур, куәтле чистарту техникалары иркенләп юл чистартса эшкә кузгалган райондашларга машина белән юлда йөрергә комачау тудыра, юл хәрәкәтен каплый. Төнге чистарту эшләре Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә бик яхшы оештырылган. Актаныш юлчыларыннан әлеге шәһәрләр үрнәгенә иярергә вакыт. 

           Юлларның төзеклеге кыш көне аеруча әһәмиятле. Соңгы вакытта теркәлгән аварияләрнең сәбәбе- юлларның төзексезлегенә барып тоташа.

Рөстәм Алмаз улы, юлларда бернинди чокыр-чакыр булырга тиеш түгел, дип мәсьәләне кабыргасы белән куйды. Төбәкара юллардагы кискен борылышлар, таулы урыннар, күперләр дә машина йөртүчеләргә куркыныч тудыра. Кышкы бозлавыкта әлеге урыннарга реагентлар һәм тоз сибүне вакытында башкарырга кирәк.

          Тиздән Яңа ел каникуллары. Ял вакытында юл төзекләндерү оешмалары төрле һава шартларында эшләргә әзер булырга тиеш. 

              Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

 

          

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев