Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

«Актаныш-информ» бәйгесендә катнашучылар игътибарына!

«Актаныш-информ» сайтында «Яшел чыршым, басып торчы, өйнең түрендә!» бәйгесен игълан иткән идек. Укучыларыбыздан бер-бер артлы фотосурәтләр килә башлады. Аеруча балалар бакчалары, башлангыч сыйныфта укучылар һәм аларның әти-әниләре актив.

        Укучыларыбызны бәйге таләпләре белән тагын бер кат танышып чыгарга киңәш итәбез.

        Фотосурәтләрдәге Яңа ел символы- яшел чыршының үз кулларыгыз белән бизәлгән булуы шарт. Район, шәһәркүләм бизәлгән чырышылар янында төшкән фотосурәтләр, шулай ук сыйфатсыз эшләр администратор тарафыннан тавыш бирүгә кертелмәячәк. Искәртеп узабыз, бәйге ике этаплы: 1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр фотосурәтләр Актаныш-РТ-ру сайтына урнаштырыла. 1 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр иң матур фотоны ачыклау өчен тавыш бирү башлана. 

           Әлеге фотосурәттә- Актанышның 4 нче санлы "Әтәчкәй" балалар бакчасына йөрүче зурлар төркеменнән Галиева Айлина Айназ кызы. Кечкенә конкурсантыбызга "Афәрин!" диябез.

Конкурс эшләре белән биредә танышырга була- Яшел чыршым, басып торчы, өйнең түрендә!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев