Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Бүген Актанышта уза торган "Автобабай-2021" бәйгесендә 3 ир-егет һәм бер хатын-кыз катнаша (фотолар)

Актаныштагы "Автобабай-2021" бәйгесендә 3 ир-егет һәм бер хатын-кыз катнаша.

"Автобабай-2021” машина йөртү осталыгы бәйгесендә алтмыш яшьтән өлкәнрәк транспорт белән идарә итүчеләр катнашты. Максаты – өлкәннәрне дә халык арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалауга тарту, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү һәм хәтердә ныгыту. Бәйгедә катнашучыларның барысы да тәҗрибәле машина йөртүчеләр булуга карамастан, кагыйдәләр үзгәрә, бик күп яңалыклар керә. Аларны тагын бер кат хәтердә барлау берәүгә дә зыян итми.

Бәйгедә катнашучылар ике этап үтәләр. Беренчесендә "Белая" автомәктәбендә тест сорауларына җавап бирделәр. Хәзер техникумның автомәйданчыгында машина йөртеп осталыкларын күрсәттеләр.

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев