Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге, конкурслар

Рөстәм Раянов икенче тапкыр “Автобабай” җиңүчесе

Бүген район ЮХИДИ идарәсе өлкәннәр арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе- “Автобабай-2021” районкүләм конкурсы уздырды. Бәйгедә 60 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр һәм 55 яшьтән зуррак хатын-кызларга катнашу мөмкин иде. Әллә реклама җитмәгән, әллә коронавирус авыруы киртә куйган, катнашучылар нибары бишәү булды.

Ир-егетләр арасында лаеклы рәвештә беренче урынга Рөстәм Раянов лаек булды. Беренче этапта барлык сорауларга да дөрес җавап бирде дияргә була, бер тест биремендә генә хата киткән. Технологик техникум базасында, автомәйданчыктагы фигуралы машина йөртүдә дә аңа тиңнәр табылмады.


-    Машина йөртү бәйгеләре бик кирәк. Бүгенге конкурста катнашырга тәкъдим ясагач, теләп ризалаштым. Машина йөртүгә караганда биремнәрне чишү авыррак. Кагыйдәләр үзгәреп тора. Бәйгегә ныклап әзерләндем, интернеттагы биремнәрне берничә кат чиштем. Юл кагыйдәләрен һәрвакыт кабатлап торырга кирәк дип уйлыйм,- дип, фикерләре белән уртаклашты бәйгедә икенче тапкыр җиңүче булган Рөстәм Раянов. "Автобабай" конкурсында ул өченче тапкыр катнаша.
 

   “Автобабай-2021” бәйгесендә икенче урынны Дилшат Мөхәммәдиев, өченче урынны Нурулла Нурлыев яулады. 
         Тиздән 87 яшенә аяк басачак Фәндүс Басыйров һәм бәйгедә бердәнбер хатын-кыз катнашучы Зәлифә Мөхәммәдиева Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев