Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кыйбла

МашаАллаһ: Чуракайның «Шәмсун» мәчете мәдрәсәсендә дини алан эшли

Әлһәмдүлилләһ, имин генә балаларның җәйге ял-каникуллары да башланып китте. Районыбызның авыл җирлекләренә шәһәрләрдән дәү әти-әниләре янына оныклары кайта. Бу җәһәттән Чуракайның «Шәмсун» мәчете каршындагы мәдрәсәдә дини лагере эшли башлаган.

Биредә бала-чагага дин гыйлеме, әдәп һәм әхлак чаткылары калебләренә салына һәм намаз укырга өйрәтәләр.
Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән бу укулар атна башыннан, 5 июнь көнне башланып киткән. 

«Шәмсун» Аллаһ йортының имам-хатыйбы Назыйм хәзрәт Шәехов белән сөйләшеп алдык:


— Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә якларыннан һәм Актаныш үзәгеннән, үзебезнең авыл, тир-яктан барлыгы 15 бала йөри. Яшьләре 3-14 яшькә кадәр. Бүгенгесе көнне иртәнге 10 алып 13.00 сәгатькә тиклем укулар бара. Программа нигезендә уйнарга да, укырга да вакыт бар. Раушан  хәзрәт Хөснетдинов район үзәгеннән килеп дин сабакларын түкми-чәчми өләшә. 

 

Әлеге мәдрәсәдә узган ел да балалар лагере эшләгән иде. Районда беренчеләрдән булып бик күркәм итеп "Шәмсун" мәчете каршында мәдрәсә узган елны ачылган иде. Егетләрнеке дә, кызлар өчен дә булды бу алан. Икегә үлеп 12шәр көн укыту хуп күрелде. Быел да 12 июньнән кызлар өчен оештыру планлаштырылган. Көндезге 1дән 16.00 сәгатькә хәтлем. Өйләдән соң була.

Балаларны кызыктырырга тырышабыз, кызыгып китсәләр йөриләр. Урамда велосипедта йөргән чакларында күрсәк алып керәбез, мәсәлән. Күбесе кала, дип сүзен дәвам итә хәзрәт.

Әкренләп дин тәгълимәтләренә төшенгән балаларның якыннары да килеп лагерьның оештыручыларына тирән рәхмәтлекләрен белдерә икән. «Аллаһү әкбәр», «Сөбханаллаһ» дип әйтә,"Амин" тота өстәл артыннан торган чакта газиз балам, дип сөенүләрен яшермиләр икән дин сабаклары өйрәнүче балаларның әби-бабыкайлары да, әти-әниләре дә! 

Ата-бабаларыбыз 950 ел инде гарәп хәрефләре белән яздылар, аңлаштылар, инде үз асылыбызлыгыбызга туры юл күрсәтү мөһим. Иман булмау, ихтыяр көче начар булу яхшыга илтми...
Балаларыбыз, энекәш-сеңелләребез иманлы, тәүфиклы булса гына, динне санга сукса гына халкыбыз яшәр, бәхет һәм сәгадәт артыр. 
Шулай ук барлык теләүчеләр балаларын әлеге вакытта да лагерьга, дини укуларга алып килү мөмкинлегенә ия. Туган җиребез имин, тәнебез — сихәтле, балаларыбыз йөзләрендә бәрәкәт нурлары балкысын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев