Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре "Мәдәни десант"та катнашты

Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Назил Латыйпов җитәкчелегендә кичә Мөслим районында “Мәдәни десант”та катнашты.

             Авыл җирлекләрендәге мәдәният хезмәткәрләре-чын мәгнәсендә халык тәрбиячеләре алар. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан эзлекле рәвештә мәдәният хезмәткәрләрен заманча алымнар белән эшләргә, киң массага барып җитәргә өйрәтүче семинар -киңәшмәләр еш оештырыла.

             Мөслимдәге “Мәдәни десант” мәдәният өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләрне күтәрде.  

Реклама

Төрле чараларны уздыруда килеп туган проблемалардан чыга белү, мәдәният, сәнгать өлкәсендәге борынгы йола, гореф-гадәтләр, милли мирасны саклау буенча эшлекле сөйләшү узды.

 Шулай ук халкыбыз мирасын халыкка дөрес итеп җиткерү буенча киңәшләр дә урынлы бирелде.

           Пучы мәдәният йорты җитәкчесе Ильгина Нуретдинова белән методист Регина Фәтхетдинова киңәшмәдә кирәкле һәм файдалы белемнәргә ия булуларын әйттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев