Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Лилия Мостафина шәкертләре "Йолдызлык"тан өч I урын белән кайтты

Кичә Әгерҗе шәһәрендә Актаныш, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнарының яшь талантлары «Созвездие-Йолдызлык - 2022» фестиваленең зона этабында катнашты.  

             "Шатлык", "Ак инеш", "Хәзинә", "Образ" хореография, " Умырзая", "Тамчы", "Лачыннар" вокаль ансамбльләре, 13 вокалчы-җырчы сайлап алу турында үзләренең сәләтләрен күрсәтте.

            Балалар сәнгать мәктәбенең Лилия Мостафина җитәкчелегендә вокал белән шөгыльләнүче укучылар фестивальдән зур уңышлар белән кайтты.

"Вокаль ансамбль" номинациясендә "Тамчы" үрнәк вокаль ансамбле I урынга лаек булды.

Аерым башкаручылар Рузилә Сабирова, Нәфисә Шәехова да I урын яулады. 

           Афәрин, моңлы сандугачларыбыз, алда да сезгә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев