Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

БЕЗГӘ ЯЗАЛАР:Кышны күңелле озаттык, язны каршыладык

Яңа Әлем мәдәният йорты - урындагы китапханә, балалар бакчасы һәм мәктәп белән берлектә Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек.

                               Мәктәп директоры Илназ Шәрипов, балалар бакчасы Гүзәл Сәрвәрова һәм мәдәният хезмәткәрләре оештыруда күп көч салды.

                               Биредә учакта пешкән тәмле пылауны, самавырда кайнаган чәйне һәм коймакны авыз итәргә мөмкин булды. Рузил Индаев халыкны шаурма белән сыйлады.

                               Директорыбыз Данил Әгъләмов, авылыбызның җырчы егете Рәнис Фәтхиев матур җырлары авылны колачладылар. Мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Мөхәммәтдинова, Эльвина Басыйрова, китапханәче Римма Имамова, Дилбәр Хуҗиналар театральләштерелән тамаша куйдылар.
Авыл халкы чарадан бик кәнәгать калды.

Реклама

                               Шулай ук, 22 мартта Азат Закиров исемендәге бию бәйгесе үтәчәк, аннан соң курчак театры белән тамашачыларны сөендерергә исәп тотабыз, чакырып калабыз.

Әлфия Әгъләмова, режиссёр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәгариф яңалыклары Район сулышы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Нәүрүз Нәүрүз бәйрәме Нәүрүзсылу Бәйрәмнәр Халкыбыз хәбәрләре