Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ДУСЛЫК КҮПЕРЛӘРЕН НЫГЫТЫП: Актаныш районы Туймазы ветераннарын кунак итте (+БЕЗНЕҢ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген инде җавап итеп  Туймазы ветераннары безнең районга кунакка килделәр.

Узган ел  Актаныш районы ветераннар советы әгъзалары Туймазының “Родина” мәдәният йортында ике сәгатьлек концерт программасы белән сәхнә тотып, ут күршеләребезне таң калдырган иде.

Бер көн дәвамында алар Туймазы шәһәре белән танышырга да, “Розалар үзәге” исемен йөрткән фермер хуҗалыкта да, Фәнир Галимов нигез салган “Бабай утары” этноавылында да булырга өлгерделәр, чордашлары белән дә очрашып, аларның эшләре, иҗтимагый тормышлары белән танышып кайттылар.

“Залда утыручылар – бездән, без алардан рухи көч алып, Башкортстанның халкына, табигатенә гашыйк булып, рәхәтләнеп ял итеп, кадерле кунак булып кайттык. Ике районның, ике республиканың дуслыгын дәвам итәргә, хәбәрләшеп, йөрешеп яшәргә сүз куештык. Туймазы ветераннарын үзебезгә кунакка чакырдык. Хәзер аларны көтәбез! ” – дип, ул вакытта хис – кичерешләре белән уртаклашкан иде район Ветераннар советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев.

Бүген инде җавап итеп  Туймазы ветераннары безнең районга кунакка килделәр. Аскы Актанышта урнашкан Ветераннар йортында аларны чәк – чәк, бүләкләр, җыр – бию белән каршы алды райондашларыбыз. 


Туймазы районы ветераннар советы җитәкчесе Адонис Фазуллин үз төбәгенең чын патриоты, белгече буларак, үзләренең Ветераннар советы, аның эшчәнлеге, иҗтимагый тормышы белән таныштырды.  

Соңгы елларда республика төбәкләрендә өлкән яшьтәгеләрне җәмәгать эшчәнлегенә җәлеп итү, аларда тормышка кызыксыну уяту максатында ветераннар оешмалары үз эшчәнлеген активлаштыра.Бу юнәлештә Туймазы һәм районыбызда бай тәҗрибә тупланган. Ике төбәк ветераннар оешмаларында тәҗрибә уртаклашу өчен даими рәвештә очрашулар үткәрү матур гадәткә әверелде. Ветераннар йортында очрашуда Актаныш район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова катнашты.

Бүген Туймазыдан килгән  хөрмәтле кунаклар районыбызның истәлекле урыннарында булдылар : Туган як музеена сәяхәт кылдылар, “Батыр” спорткомплексын, Җиңү, Мәдәният паркларын карадылар.  Дустанә мөнәсәбәткә корылган әлеге очрашу, шәт,  ике як катнашучыларның да исендә калыр. Дуслык күпере тагын да ныгыр! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев