Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ирада Әюпова республика халкын Халыкара театр көне белән котлады

27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә.

                    Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова республика халкын Халыкара театр көне белән котлады. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

                    Министр сүзләренчә, һәр сезон саен Татарстан театрлары тамашачыларны премьералар һәм классик куелышлар, инде танылган яки өр-яңа талантлар, зур чаралар һәм көтелмәгән экспериментлар белән сөендерә.

                    «Татарстан театр коллективларының, актерларның һәм режиссерларның осталыгы тамашачының чиксез мәхәббәте белән генә чикләнмичә, халыкара һәм Бөтенроссия театр фестивальләрендә һәм конкурсларында профессиональ җиңүләре белән дә билгеләнә. Тиздән „Алтын битлек“ Бөтенроссия милли театраль премиясе лауреатлары игълан ителәчәк. Аларга җиңүләр һәм һөнәри уңышлар телибез», — дип искәртте Татарстанның Мәдәният министрлыгы башлыгы.

                    Ул шулай ук 27 февральдә, Халыкара театр көнендә, «Тантана» премиясе нәтиҗәләре игълан ителүен искәртеп узды. Тантана Чаллы шәһәренең Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар драма театрының яңа бинасында узачак.

                    Министр сүзләренчә, республикада театрларны үстерү өчен күп эшләр эшләнә. Әйтик, тиздән Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрының яңа бинасы ачыла. Шулай ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен яңа бина төзү планлаштырыла. Россия һәм Татарстан хакимияте «Мәдәният» милли проектына ярдәм итү, театрларның матди-техник базасын ныгытырга, кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирергә, гастрольләр үткәрергә ярдәм итә.

                    «Профессиональ коллективлар гына түгел, халык коллективлары, үзешчән театрлар, яшьләр иҗат берләшмәләре дә үз эшләре белән сокландыра», — дип өстәде Әюпова.

                    Соңыннан ул барлык актерларга һәм театр белгечләренә үз эшләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм тамашачылар мәхәббәте теләде.

                    Искәртеп үтәбез, илкүләм проектлар Россиядә ил Президенты Владимир Путин Указы буенча тормышка ашырыла. 

         Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан театр Мәдәният Рухият Татарстан Республикасы Бәйрәмнәр