Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ИСЛАМ:Сәнгатьтә - милләтем рухы балкый!

Актанышның ЗАГС залында бүген Изге Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган "Ислам:әдәбият, мәдәният, йолалар, гореф-гадәтләр" исемле әдәби-мәдәни кичә узды. Ул - районыбызның үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылды. Әлеге чара барышы белән безнең иҗади төркем дә танышты, иң кызыклы мизгелләрен тарихка теркәде.

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!(Габдулла Тукай)

Иң әүвәл, әти-әнинең газиз баласына биргән иң кадерле бүләге - күркәм, гүзәл тәрбия. Сер түгел, милли үзаңлыгыбызны саклауда, тәрбия төшенчәсе нигезендә - ислам , әдәп, әхлак тора. Рольләре, гаять, зур! Милләтебез киләчәге, халкыбызның алдагы тормышы - үсеп килүче балаларыбыз кулларында. Иң тәүдә алып баручы, китапханәче, нәфис сүз остасы Фәндия Гәйнанова катнашучы мөслимә оешмасының җирле берләшмәсе ханымнарны һәм апаларны, катнашучы балаларны китап күргәзмәсе белән танышырга чакырды.

"Милләтебездә ислам дине" китап-иллюстратив материаллар тупланган күргәзмәне тагы да ныграк тасвирлаучы видеопрезентация күңелләргә хуш килде.
Динебез, кыйблабыз хакында әдәбияттә бик күп шигырьләр, поэмалар, җырлар язылган, риваятьләр, халык авыз иҗатты гамәлдә.
Бөек шагыйрь Габдулла Тукай да дингә ышанганлыгын, Аллаһы Тәгаләнең берлегенә багышланган бихисап шигырьләрдә исбатлый.

Чара балалар сәнгать мәктәбе укучыларының шигъри флешмоблары белән дәвам итте. Алар остазлары Альбина Хөсәенова белән тамашачыларга шигъри гөлләмәләрен бүләк иттеләр. Алга таба сүз мөслимә апалар - Зөһрә Закирова, Теләкәй авылыннан Вәсилә Тимирова, Кәүсәрия Заһертдинова һәм Илина Арслановаларга бирелде. 
Намазлыклар, шамаиллар, динебез һәм ата-бабаларыбыздан якты мирас булып килгән йолаларыбыз турында ямьле, җанлы фикерләр яңгырады.
Әдәби-мәдәни кичәнең, милләтебезнең даһи улы Габдулла Тукайның 136 еллыгын каршыларга йөрегәндә оештырылуы да - үзенә күрә бер "тәм", хозурлык өстәп җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы китапханә Мәгариф Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Дин Әхлак Мәдәният Татарстан Республикасы Сәнгать Актаныш хәбәрләре Ислам Юлай Низаев Актаныш сулышы Милләт Милли рух Әдәп