Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

АКТАНЫШТА: "БҮЛӘК" ЧЫН ПИОНЕРЛАРНЫ ТӘРБИЯЛИ(+БЕЗНЕҢ ШӘП ВИДЕО, +ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 4нче агымын ачу тантанасы оештырылды. Агым ачылу бәйрәм кичәсе белән балаларны һәм әйдәманнарны Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде һәм имин яллар теләде.

                                        Җәй көне ата-аналар балаларын яңа урыннарга алып чыгарга, әби-бабасында ял иттерергә, диңгез буена алып барырга тырышалар. Су коену, саф һавада йөрү, әби-бабайга бакча эшләрендә булышу яңа уку елына яңа көчләр тупларга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә балаларын төрле юнәлешләрдә эшләүче җәйге лагерьларга җибәрүчеләр дә күп. Мондый ял урыннары балаларның һәм үсмерләрнең сәламәтлеген ныгытуда һәм тәрбияләүдә үзенчәлекле роль уйный.


Быел җәй көне безнең районда, гадәттәгечә төрле юнәлешләрдә берничә лагерь үз эшчәнлеген алып бара. Иң популяр "Бүләк" лагерендә инде 4нче смена үз эшен башлады. 

                                        Тантана бик матур, күңелле һәм үзенчәлекле булды. Агым монсы да Советлар Союзы чорындагы пионериягә багышланды. Әлеге пионерлар үзләренең әни-әтиләренең балачагындагы кыйммәтләрне, эпоханың эйфориясен белеп үсүләре, данлы пионериянең тарихын белүләре шатландыра. Без иң күңелле мизгелләрне "Вконтакте"дагы турыдан-туры трансляция аша видео белән дә тарих битләренә теркәдек:

https://vk.com/wall-31077111_46745

 


                                        Ахырдан күңелле халкыбыз моңнары яңгырады, заманча биюләр дә күңелләргә хуш килде. Җитди әзерләнгән иде бала-чага.

Балаңны аланга ялга җибәрүнең бер куркынычы да юк. Гаять, плюслары аның байтак!

Лагерьларның файдасы һәм өстенлекләре

                                        Баланың уңышка ирешүе (аерата 9-14 яшьләрдә) күп очракта аның тирә-яктагы шартларга яраклаша белүеннән һәм социаль элемтәләр урнаштыра алуыннан тора. Каникуллар вакытында ял лагерьларына бару мөстәкыйльлеккә ирешү, үзеңдә җаваплылык булдыру һәм яңа дуслар табу өчен иң шәп мөмкинлек.

Дисциплина

                                        Һәр лагерьның үз кагыйдәләре бар. Аларда көннең һәр сәгате һәм минуты бүленгән. Йоклау, ашау, зарядка ясау, җыештыру, төрле шөгыльләрдә катнашу, уеннар, дискотека өчен махсус вакытлар билгеләнгән. Әгәр ул җәйге смена икән, биредә үткәргән 21 көн үзеңне режим буенча яшәргә өйрәтү өчен тулысы белән җитә. Ул режимны аннары өйгә кайткач та үтисең. Вакытында йоклыйсың, торасың, тукланасың, зарядка ясыйсың, спорт белән шөгыльләнәсең...

Үзара аралашу

                                        Сезгә үзегезне һәм балагызны социаль челтәрләрсез һәм кәрәзле телефонсыз күз алдына китерү читендер. Ә күзгә-күз аралашу ничек? Лагерьда балалар үзара аралашып кына калмыйлар, бер территориядә яшәргә, шкафларын, тумбочкаларын, бүлмәләрен бүлешергә күнегәләр. 
Шулай итеп, балалар компромисс табарга, бәхәсләрне чишәргә өйрәнәләр. Бергә яшәү бүлешергә, киңәшләшергә, килешергә, кайдадыр юл куярга, кайдадыр үз фикереңне якларга өйрәтә. Психологларның билгеләп үтүенчә, яңа урында яшәү иң йомык малайлар һәм кызларны да ачылырга, үз сәләтләреңне һәм мөмкинлекләреңне күрсәтергә өйрәтә. 

Мөстәкыйльлек һәм җаваплылык

                                        Монда ботинка шнурларын бәйләргә, арттан киемнәрне җыярга әни дә, әби дә юк – барысын да үзеңә эшләргә туры килә. Урын-җирне җыештыру, киемнәрне юу, шкафта тәртип булдыру – болар үз-үзеңне карауның бик аз өлеше генә. Әти-әни яныннан китеп, ирек алып, бала мөстәкыйльлеккә генә өйрәнеп калмый, үз эше өчен җавап тотарга да күнегә. 

Сәламәтлекне ныгыту

                                        Баланы диңгез, күл, елга буйларындагы яки урман зонасындагы санатор-сәламәтләндерү лагерьларына җибәргәндә бу урынның климаты аның сәламәтлегенә ничек тәэсир итәсен уйларга кирәк. Ләкин бик күп лагерьларда балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен төрле процедуралар, спорт чаралары уздырыла. Болар бала организмына бары тик файдага гына була. Телевизор һәм компьютер мониторы булмау күзләрне яхшыртачак.

Балагызда яңа сәләтләр ачылса – аптырамагыз

                                        Үзешчән сәнгать бәйгеләрендә һәм конкурсларында гадәттә бар отряд катнаша. Кемдер җырлый, кемдер бии, кемдер рәсем ясый, кемдер шаян күренешләр уйлап таба, шаян шигырьләр яза. Кем белә, бәлки балагыз лагерьдан кайткач сездән тегү, робот техникасы яки театр түгәрәгенә яздыруыгызны сорар. 

Кызыклы ял

                                        Иң мөһиме – лагерьда ял итү файдалы һәм кызыклы. Үзегез теләгән юнәлешне һәм тематик сменаны һәрвакыт табарга була. Хәзер спорт, лингвистикадан кала, компьютер, фәнни, иҗади юнәлешләрдәге лагерьлар да бар. 
Лагерь сменасы вакытында балаңнан аерылып тору үз-үзен аклый. Чөнки син балаңны шәхес булырга, мөстәкыйль яшәргә өйрәтәсең. Балалар бит лагерьда төрле яктан файдалы ял алалар. Сабыеның лагерьдан кайткач шат йөзен күрү ата-ананың бар шикләрен юып төшерә.

 
 
 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш таңнары #АктанышҮткәннәнКиләчәккә Юлай Низаев Татар-информ Интертат Бөтендөнья татарлар конгрессы 2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" Пионериянең 100 еллыгы Актанышта «Бүләк» лагереның өченче агымы пионериянең 100 еллыгына багышланды "ТАТМЕДИА" АҖ "Актаныш-информ" Балачак Күңелле балачак иле