Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

АВГУСТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ КЫСАЛАРЫНДА: Актаныш районының чит тел укытучылары киңәште (+ФОТОЛАР)

Бүгенге көндә, нигездә, район мәктәпләре чит тел укытучылары белән тәэмин ителгән. Бу фәнне укытуга яшь педагогик кадрларның тартылуы аеруча сөенечле.

Соңгы елларда Актаныш районында инглиз телен өйрәнүгә аеруча зур игътибар бирелә.  Белем бирү системасына  чит тел буенча мәҗбүри имтиханнар кертелә башлау да моңа зур этәргеч булып тора.  Актанышның беренче санлы мәктәп базасында үткән инглиз теле  укытучыларының  август конференциясе кысаларындагы секция утырышында да бу ачык чагылыш тапты. 

“Чит тел буенча төп дәүләт имтиханнарына әзерлекне оештыруның нәтиҗәле формалары һәм алымнары, ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында дәресләрне оештыру һәм үткәрүгә заманча карашлар” темасы астында үткән гаять әһәмиятле чарада кырыкка якын телче катнашып, яңа уку елы  башланырга санаулы гына көннәр калганда, яңа уку елына әзерлекләрен энә күзеннән үткәреп, үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр, тәҗрибә уртаклашып, үз белемнәрен ныгыттылар. 

Мәгарифне модернизацияләү һәм ФГОС кертү шартларында укытучыларның һөнәри компетентлыгын үстерүне максат итеп куйган  утырыш педагогларның чыгышлары, мастер-класслар белән үрелеп барды, “түгәрәк өстәл” дә әлеге фән укытучылары өчен бик актуаль мәсьәләләргә багышланган иде. Махсус әзерләнгән күргәзмә дә педагогларда зур кызыксыну уятты.

Чара район мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Латыйпова һәм район чит тел укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Гыймадиевалар рәислегендә үтте. 

Бүгенге көндә, нигездә, район мәктәпләре чит тел укытучылары белән тәэмин ителгән. Бу фәнне укытуга яшь педагогик кадрларның тартылуы аеруча сөенечле. Быелгы уку елында Актанышның беренче санлы мәктәбенә дә яшь белгеч буларак кайткан кадрларның берсе нәкъ менә инглиз теле буенча югары белем алган. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетын тәмамлаган Айгөл Хаҗиева үзе дә шушы мәктәпнең 2014 елгы чыгарылышыннан алтын медаль иясе. Ул  республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан уздырылган "Безнең яңа укытучы" конкурсы грантына дәгъва кылучы да. 

Бүгенге чарада яшь белгеч  методик берләшмә вәкилләренә тәкъдим ителеп, Айгөл Хаҗиева инглиз телчеләре тарафыннан тәүге хәер-фатыйханы алды.  

Секция утырышында катнашкан һәр педагог җитди сөйләшүнең  нәтиҗәле булачагына, алга куелган бурычларның тиешенчә үтәләчәгенә ышаныч белдерде. Бу исә  районның инглиз теле укытучылары яңа уку елына тулы әзерлек белән керә дигән сүз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев