Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Демонстрацион имтиханнар башланды

Имтиханнарга экспертлар читтән килде, алар студентларның 1с программасы буенча белемнәрен көн дәвамында тикшерде.

Уку йортларында WorldSkills стандартлары нигезендә демонстрацион имтиханнар башланды. Актаныш технология техникумында хисапчы һөнәрен үзләштерүче 24 студент хисап исәбе компетенциясе буенча имтихан тапшыра.

Әлеге имтиханнарга экспертлар читтән килде. Алар студентларның 1с программасы буенча белемнәрен көн дәвамында тикшерде.

–Имтиханнар дүрт көнгә бүленде. Бер көнгә 6 студент имтихан тапшыра. Аларга хисап исәбе буенча биремнәр килә. Шуның буенча алар организацияләрдәге хисап эшен 1 с программасы белән алып барырга тиеш булалар. Имтихан 6 сәгать дәвам итә. Студентларны әлеге имтиханга бик яхшы әзерләгәннәр. Алар кулларына диплом алгач, хисапчы булып эшли алырлар дип ышанабыз, – ди Саба аграр көллиятеннән килгән эксперт Чулпан Шакирова.

–Алдагы елларда студентларыбыз “Пешекче эше” һәм “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенцияләре буенча демонстрацион имтихан тапшырган иделәр. Быел хисап исәбе дә өстәлде. Әлеге юнәлеш буенча быел 24 студент укуларын тәмамлый. Имтиханнарны барлык саклык чараларын күреп, министрлык белән килешеп оештырдык. Чөнки хисап эше буенча имтиханны онлайн рәвештә биреп булмый. Ә баш эксперт имтихан барышын онлайн рәвештә Казаннан күзәтә. Эшләрнең кәгазь вариантларын да җибәрәбез, – ди техникум директоры Ландыш Шәмсунова.

–Хисапчы һөнәре миңа бик ошый. Киләчәктә дә әлеге һөнәр кирәкле булып калыр дип уйлыйм. Имтиханга ел буе әзерләндек. 1 с программасын өйрәндек. Бераз каушатса да, биреп чыгарбыз дип уйлыйм, – ди Денис Могътазиров.

Демонстрацион имтихан тапшыргач, студентларга Skills-паспорт биреләчәк. Бу, аларга эшкә урнашканда нинди мөмкинлекләргә ия булуларын күрсәтү өчен дә кирәк.

–Безнең бөтен максатыбыз да, укучыларны киләчәктә дә WorldSkills чемпионатында катнаштыру. Моңа әзерләнү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бирелгән. Узган ел укучыларыбыз шушы чемпионатта 5 урын яуладылар. Бу, начар күрсәткеч түгел, – ди Ландыш Шәмсунова.

15 июньнән техникум студентлары “Пешекче эше” буенча да демонстрацион имтихан бирә башлыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев