Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

КОТЛЫЙБЫЗ:"Каенкай"лылар - афәрин!

23нче апрель көнне "Бала-Сити" мультилингваль балалар бакчасында Актаныш катнаш төрдәге 6нчы санлы "Каенкай" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Айназ Айдәш кызы Хәлилова һәм өлкән тәрбиячесе Айгөл Айдәш кызы Әюпова республика күләмендә матур уңышларга ирештеләр.

                                                               Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның беренче республикакүләм "Туган тел фест - 2022" фестивалендә катнаштылар.

                                                               Фестивальне оештыруда ярдәм күрсәткәне һәм мастер-класс үткәргәне өчен Айназ Айдәш кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ихлас йөрәктән тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Мәгариф Котлыйбыз Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Мәгариф хәбәрләре Актаныш хәбәрләре Балалар бакчасы Каенкай Туган тел фест