Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

“Туган як” музеенда

Күптән түгел Актаныш “Туган як” музеенда экскурсиядә булдык.

Музейга билетларны “Пушкин картасы” ярдәмендә алдык. 
Район музее үзенең эшчәнлеген 1975 елдан алып бара. Ул тулысынча безнең районга багышланган һәм бүлекләргә бүленеп, экспонатлар урнаштырылган. Экскурсовод безгә музейның һәр бүлекчәсендә Актаныш районы тарихы белән җентекләп таныштырды. 
Без монда үзебезнең райондагы яши торган җәнлекләр, кошлар, балыклар һәм бөҗәкләрнең төрләре, мамонт сөякләре, элек кулланышта булган эш кораллары, авыл өенең эчке һәм ишегалды күренеше белән таныштык. Районыбызның күренекле кешеләре турында бик күп мәгълүматлар сакланганын күрдек. Музейда Бөек Ватан сугышы темасына багышланган бүлекчә аерым игътибарга лаек. 
Музейда экскурсиядән тыш, “Музей уены” дип аталган квестта катнаштык. Биремнәрне, кроссвордларны һәм 
ребусларны зур кызыксыну белән чиштек. Уен безгә экскурсовод сөйләгәннәрне гамәли яктан ныгытып 
барырга ярдәм итте. 
Ильвина ШӘЙДУЛЛИНА,                                         
Аккүз мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев