Актаныш

УҢЫШ ФОРМУЛАСЫ СЕРЛӘРЕ: Тормыш күгендә Актаныш йолдызлары кабынса, шуны белегез...

Уңышның бер өлеше сәләттән, ә 99 өлеше тырышлыктан тора дигән әйтем белән килешеп бетәсе килми. Чөнки хыялны тормышка ашыру өчен билгеле бер шартлар да кирәк әле.

Максатларга бай яшьләр өчен Актаныш районы мөмкинлекләр киңлеген ача. Мәктәпне тәмамлаганчы мин үткән баскычлар безнең райондагы һәр укучы өчен дә ачык. Мөмкинлекләрне дөрес кулланырга гына кирәк.

“Актаныш таңнары” газетасын алыйк, язарга теләгән һәр укучының язмаларын аның битләрендә күрергә була. Беренче мәкаләм басылып чыкканда мин нибары беренче сыйныфта идем. Нәкъ менә район газетасы иңнәремә канат куйгандыр, мөгаен. Беренче чыныгуымны алган Әтәс мәктәбе дә белем серләренә төшендерде, дөрес юнәлеш бирде.

Спорт белән кызыксынучылар өчен бик күп түгәрәкләр бар. Мин тәҗрибә туплаган чаңгы түгәрәге кечкенәдән үк чыныгырга ярдәм итә. Үзенең эшендә күп еллар хезмәт куйган Галимҗан абый Мансуров спортчылары тырышлык һәм түземлек сыйфатлары белән аерылып торалар, район гына түгел, Татарстан данын да яклыйлар.

Бөтен шартлар да тудырылган гимназиядә исә шәхес буларак үсәргә мөмкинлекләр бик зур. Үз эшен белеп башкарган оста укытучылардан кемнедер аерып булмаса да, әдәбият укытучыларымны әйтми калдыра алмыйм. Ләйсән Галиәкбәр кызы татар теленә, әдәбиятына булган мәхәббәтемне мең мәртәбә көчәйтсә, Ландыш Филүс кызы белемне дөрес итеп кулланырга өйрәтте. 

Гимназия директоры Рузилә Илдар кызы, спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айдар Илфат улы укучыларның сәләтен ачу өстендә күпкырлы һәм җитди эш алып баралар. 

Алай гына да түгел, район башлыгы Энгель Фәттахов, 
район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева Актанышыбыздагы талантлы яшьләрне үстерү, аларга ярдәм итү өчен бар көчен куя. Бу өлкәдә системалы эш алып барылуы һәркемгә дә мәгълүмдер, мөгаен. Алдан санап үтелгәннәрнең һәрберсенә чиксез рәхмәтемне белдерәм! 

Тормыш күгендә Актаныш йолдызлары кабынса, шуны белегез: алар артында белемле остазлар һәм инициативалы шәхесләр командасы тора. Шулай булганда, кабынасы йолдызларның әле күп булуына шик юк.
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: