Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

ЯҢАЛЫККА ОМТЫЛЫП: Актанышта техник иҗат фестивале старт алды (+ФОТОЛАР)

Соңгы елларда Актаныш районында техник иҗат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр артканнар арта бара.

 Бүген Актанышта республикакүләм иҗат фестиваленең район этабы старт алып,  ул мәктәпләрдән фән, инновацияләр, техника белән кызыксынган, белемгә омтылган һәм яңа фәнни ачышлардан хәбәрдар булырга теләгән үсмерләрне үзенә туплады. 

Соңгы елларда Актаныш районында техник иҗат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр артканнар арта бара. Балалар иҗат үзәге базасында булдырылган робот техникасы мәйданчыгы да моңа ачык мисал. Узган ел шушы юнәлешне үз иткән әлеге үзәк республиканың 600 000лек грантына ия булган иде, ул материаль –техник базаны ныгытуга саллы өлеш кертәчәк. 

Республика дәрәҗәсендә оештырылган әлеге техник иҗат фестиваленең быелгы йомгаклау этабы да Актанышта үтәр дип тәгаенләнә.  Бу максаттан әзерлек эшләре башланып та киткән инде. Фестиваль номинацияләренә туры килерлек итеп техник мәйдан ясау да күздә тотыла. Әлеге иҗат бәйрәменә Татарстан районнарыннан алты йөзләп укучы килер дип көтелә. 

Бүген исә районыбыз укучылары республикакүләм этабка әзерләнү максатыннан ике көнлек ярышларда үз осталыкларын сыный. Тикшеренү, конструкторлык һәм уйлап табу эшчәнлеген популярлаштыру юлы белән укучыларның иҗади активлыкларын арттыруга йөз тоткан бәйгедә катнашучылар саны да шактый. Алар фәнни-техник юнәлештә көч сынашалар. 

Ике көн дәвамында авиа, судо, автомодельләштерү, робот техникасы бәйгеләре белән беррәттән, укучылар өчен “Мин оста” конкурсы да гамәлгә куелган. Биредә  "Агач эшкәртү" һәм "Тегү эшләнмәләре" буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. 

Балалр иҗат үзәге җитәкчесе Илнур Хуҗин әлеге  фестиваль балаларны техник юнәлештәге берләшмәләрдә өстәмә белем алырга этәрер һәм һөнәр сайлауда булышыр дип өметләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев