Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

1 июль – тавыш бирү көнендә

7 көн буена тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды.

Назил Латыйпов, “Яшьлек” мәдәни үзәгендә урнашкан участок сайлау комиссиясе рәисе:

– Безнең Актаныш районында 25 июньнән РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү башланып китте. Сайлаучыларга килгәндә, актив катнашалар. Өйдә тавыш бирү оештырылды. 1291 сайлаучы исемлектә тора, 114 кешенең өенә бару оештырылды.     Халык канәгать, 7 көн буена тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Шуның белән уңайлы булды. Бүгенге эпидемиологик вазгыятькә бәйле барлык саклану чаралары да үтәлә.

Булат Басыйров, аскы Актаныштагы ветераннар йортында урнашкан сайлау участок сайлау комиссиясе рәисе:

– Бүген, 1 июльдә, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү бара. Бу чара инде бер атна дәвам итә. 25еннән башланып китте, бүген төгәлләнәчәк. Байтак кына сайлаучыларыбыз тавыш бирергә өлгерде, әлбәттә, шулай да әле дә активлык күзәтелә. Яшәгән урыннарына барып тавыш бирү оештырылганда, төрле сәбәп белән өйләрендә булмаган өлкәннәребез дә килә. Иртәнге сигездән кичке сигез сәгатькә кадәр ишекләребез ачык. Куркынычсызлык чаралары күрелә, ишек төбенә дезинфекцияләнгән келәм җәелгән. Керүчеләрнең тән температурасы үлчәнә, бер тапкыр кулланышка битлек, перчатка, ручка бирелә. Полиция, МЧС вәкилләре кизү тора. 

– Тавыш бирергә килдек. Үзебезнең гражданлык бурычын үтибез. Илләр имин булсын, халыкка сәламәтлек телим. Бүгенге тавыш бирүнең халыкка файдасы тисен, - диде Үзбәкстаннан килеп Актанышта яшәүче ханым.

Фирдәвис Газизов, район мәдәният йортына тавыш бирергә килүче:

– Әйбәт ният-фикерләр белән киләм. Илебез алга барсын. Күк йөзе якты булсын, һәрберебезгә сәламәтлек телим.

undefined

 

Реклама

undefinedundefined

undefined

undefined

undefined

undefined

undefined

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев